Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе кысаларында районыбыздан 90 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Шуларның 35е – беренче сыйныфка баручы малай-кызлар

Район, оешма-предприятие җитәкчеләре, республикада 2007 елда старт алган “Мәктәпкә җыенырга булыш“ хәйрия акциясенә кушылып, унбиш ел дәвамында матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтәләр. Ә быел игелекле җитәкчеләр төрле сыйныфларда белем алачак туксан укучыга булыштылар. 

Шуларның 35е – беренче сыйныфка баручы малай-кызлар. Алар өчен бүген “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында зур тантаналы чара узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев та “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе кысаларында мондый матур бәйрәм уздыру – районда күптәннән килүче матур традиция, диде. 

–    Берничә көннән сезнең белем иленә сәяхәтегез башлана. Ул кызыклы һәм мавыктыргыч булачак. Яңа дуслар табарсыз, тәрбиячеләрегезне укытучылар алыштырыр. Без ышанабыз: сез сынатмассыз, – дип тә өстәде. 

Бер төркем балалар җитәкче кулыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар алдылар. 

“Юл хәрәкәте иминлеге“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе начальнигы Раушания Тимкина да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Ул, беренче сыйныфка баручыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп, шул теманы чагылдырган китаплар тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев