Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мал чалуның ние бар дисәк тә

Авыл кешесе соңгы елларда абзар тутырып мал асрап, аны суеп сатып азмы-күпме керем ала башлаган иде. 1 майдан ит җитештерүчеләргә карата кертелгән таләпләр бик күпләрне сагайтырга мәҗбүр итте. Авылларда эшсезлек - бик күпләрнең үзәгенә үткән проблема. Ә бит эш юк дип өйдә кул кушырып кына да утырып булмый. Энергияң ташып...

Авыл кешесе соңгы елларда абзар тутырып мал асрап, аны суеп сатып азмы-күпме керем ала башлаган иде. 1 майдан ит җитештерүчеләргә карата кертелгән таләпләр бик күпләрне сагайтырга мәҗбүр итте.
Авылларда эшсезлек - бик күпләрнең үзәгенә үткән проблема. Ә бит эш юк дип өйдә кул кушырып кына да утырып булмый. Энергияң ташып торганда, көч-егәрең булганда нигә әле рәхәтләнеп мал асрамаска дип күпләр әлеге кәсепкә кереп киттеләр. Хәзер һәр икенче йортның ишегалдысында җир эшкәртү, терлек азыгы хәзерләү өчен техника бар. Мал эзләп чыгасы да юк, капка төбенә китереп бирәләр, итне дә кая озатыйм дигән проблема борчымый, телефоннан шалтыратуга килеп тә җитәләр. Дөрес, соңгы вакытта итнең бәясе түбән тәгәрәде. Шулай да акча бик кирәк булганда бәясенә карап тормыйсың инде.
Әмма күпләп мал асраучылар өчен бер проблема калкып чыкты бит әле. 1 майдан сатыласы терлекне үз йортыңның ишегалдында чалу тыелачак. Мал чалу аерым бер урында гына башкарылачак, диләр. Әле аның торак пункттан 300 метр читтә урнашкан булуы да шарт.
- Моңа кадәр мондый кәсеп белән шөгыльләнүчеләрнең итләренә лаборатор ветеринар-санитар экспертиза уздырып, сатуга рөхсәт бирелә иде. Ә хәзер эшләр бераз катлаулана, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Халиков.
Терлек чалу өчен махсус урын булдыру - бүген көн таләбе. Әмма андый урыннарны һәр фермер булдыра алмый бит инде. Бу очракта нишләргә?
- Ит җитештерүчеләр терлекләрен Әгерҗе ит комбинатына алып килеп чалырга мәҗбүр булачак. Мал чалу ветеринария табибы күзәтүендә генә башкарылырга тиеш. Шундый махсус урынны хәләл ит өчен тиздән Ямурза эшмәкәре Илшат Сәхипов та төзиячәк. Бәлки тагын теләк белдерүчеләр табылыр. Тик регламент буенча терлек чалу өчен махсус урын гына булдыру җитми, аларны теркәү һәм махсус сертификат та алу таләп ителә. Әле итне махсус машиналарда гына күчерергә ярый. Мал чалу урыны бөтен таләпләргә туры китереп җиһазландырылырга тиеш, - ди баш ветеринар.
Бу таләпләр мөгезле эре терлекләр өчен генә түгел, ә сатуга куелачак теләсә кайсы ит продукциясенә, хәтта сатарга җыенган каз-үрдәккә дә кагыла. Ә ни өчен махсус урын булдыру турында карар кабул ителгән соң?
- Бу, беренче чиратта, ветеринария-санитария таләпләрен үтәтү өчен кертелде. Малның каны теләсә кая агарга, калдыклары да исраф булырга мөмкин. Ә бу төрле авырулар китереп чыгара. Шуңа күрә аларны җыеп, махсус эшкәртү урыннарына тапшырырга кирәк, - ди Илгизәр Халиков.
Ә терлек асраучылар бу турыда үзләре ни уйлыйлар:
- Исәнбайдан тикле Әгерҗегә кадәр мал чалырга йөрүне хәтта күз алдына да китермим. Мин генә түгел, мал сату белән шөгыльләнүче бик күпләр бу карарга теш-тырнаклары белән каршы. Ә хайван чирләп киткән очракта нишләргә? Аны карап торып үтерергә мәҗбүр булачакбыз бит. Бердәнбер акча эшләү юлы иде мал асрап сату. Хәзер авыл кешесен шуннан да мәхрүм итәргә җыеналар микәнни? - дип борчылуын белдерде Исәнбайдан Эрнест Ганиев.
Менә шулай, җәмәгать, һәр яңалыкны бик авырдан кабул итәбез. Әмма яңадан күнегәбез. Нишлисең, монысына да күнегергә туры киләчәк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев