Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мал “доктор“лары

Алар мал "докторлары" булсалар да, шофер, бухгалтер, кассир вазифасын да башкаралар. Җитмеш төрле һөнәр ияләре үзләре. Сүзем - Исәнбай ветеринария участогына керүче җиде авылга хезмәт күрсәтүче ветеринарлар Шамил ХӘБИРОВ һәм Рамил МУХЪГАЛИН турында. - Әле генә "вызов"тан кайтып кердем. Бер хуҗалыкта сыер бозаулаган да чүбен салалмаган, - ди Шамил. -...

Алар мал "докторлары" булсалар да, шофер, бухгалтер, кассир вазифасын да башкаралар. Җитмеш төрле һөнәр ияләре үзләре. Сүзем - Исәнбай ветеринария участогына керүче җиде авылга хезмәт күрсәтүче ветеринарлар Шамил ХӘБИРОВ һәм Рамил МУХЪГАЛИН турында.
- Әле генә "вызов"тан кайтып кердем. Бер хуҗалыкта сыер бозаулаган да чүбен салалмаган, - ди Шамил.
- Мин дә бозаулаганнан соң парез булган сыерны дәвалау буенча киңәшләремне биреп кайттым, - дип сүзгә кушыла Рамил. Алдагы көндә Көчеккә баруларын да, Исәнбайдан кул сузымында гына булган мари авылы Усаклыдан киңәшкә килүләрен дә сөйләп алдылар мал "доктор"лары.
Әнә шулай, бәйрәм дә, ял да юк бу ветеринарларга. Абзарындагы малы авырса, төн уртасында да алып чыгып китәләр аларны. Туры килүен әйт әле син аның, кайчан бәйрәм - шунда мал чирли, ял көнендә дә телефон тынып тормый.
- Берничә көнгә кунакка китәргә дә куркабыз. Кайтуыбызга әллә ничә "вызов" көтеп тора, - ди Шамилнең җәмәгате Фәридә ханым.
Казан ветеринария институтын кызыл дипломга тәмамлаган Актаныш егете Шамил һәм бабасы Нургаян эшен дәвам итеп Минзәләдә ветеринар белгечлегенә укыган Исәнбай егете Рамил икесе бер чорда эшли башлаганнар. Шушы тынгысыз, җаваплы хезмәттә алар инде егерме елдан артык бергә. Сүзгә килгәннәре дә юк, бүген "вызов"ка син барасың дип эш бүлешкәннәрен дә хәтерләмиләр. Һәрвакыт киңәш-табыш итешеп эшлиләр, күп вакытта икесенә бергә дә чыгып китәргә туры килә.
- Сыер бозаулый алмый икән, кырык эшне кырык якка ташлап икебезгә бергә чыгып китәргә туры килә, - ди Шамил.
- Сыер - гаиләне туендыручы бит. Ничек аның үлеменә юл куясың?! Андый-мондый очракларга даруларны һәрвакыт запаста тотабыз. Кул астында булгач рәхәт, алабыз да чыгып йөгерәбез, - ди Рамил.
Эшләренең нинди җаваплы икәнен үзләре бик яхшы аңлыйлар ветеринарлар. Табиблар - кеше гомере өчен җавап бирсә, алар маллар өчен җаннарын бирергә дә әзер.
- Безнең эштә белемле булу да, физик яктан көчле, җиңел куллы булу да таләп ителә. Нинди генә катлаулы очраукларда да каушап калмаска кирәк, - диләр егетләр. Авыру малга ярдәм күрсәткәндә төрле очраклар да була, әлбәттә.
- Маллар аякка да баса, китереп кысалар да, сөзеп җибәргән вакытлары да булыштыра. Эшебез авыр булса да, бу һөнәрне сайлаганыбызга беркайчан да үкенгән булмады, - ди Шамил. Сүз уңаеннан: Шамилләр гаиләдә биш малай үсәләр. Газинур, Зиннур, Шамил, Рамил, Камил һөнәрләре буенча бер-берсен кабатламыйлар. Хәрби, юрист, теш табибы, укытучы, ветеринар алар.
Ветеринарларның ел әйләнәсе эшләре бик тыгыз. Язын-көзен алар шәхси хуҗалыклардагы һәм "Агро-Кама" ширкәтенең участокларындагы малларына йогышлы авыруларга каршы вакцинация ясыйлар. Өч айлык бозауларга себер язвасына һәм туберкулезга каршы прививка куялар.
- Халык хәзер вакцинаның мөһимлеген аңлый. 90нчы елларда һәр авылда 15-20 сыерда лейкоз авыруы ачыкланса, хәзер бу сан шактый ким, бер яисә ике булырга мөмкин, - ди Шамил.
Мәктәп тәмамалаучыларның ветеринар һөнәрен сайламауларына борчылуларын да белдерделәр алар.
- Мин укып бетергәннән соң, Шамилнең каенеше Фәрит шушы белгечлекне сайлаган иде. Әмма аның гомере бик яшьли фаҗигале төстә өзелде. Менә хәзер улым Рәмзил минем юлдан китте, Минзәлә техникумының беренче курсын тәмамлады, - ди Рамил.
Гомумән, бу ике мал "докторы" да эш өчен яратылган, диярсең. Буш вакытлары бик аз булса да, алар гаиләләре өчен барысын да эшлиләр. Шамилнең бакчасы тулы - умарталар. Укытучы хатыны Фәридә белән әле бу көннәрдә уллары Раилнең теш табибы дипломы алуына сөенеп йөргән көннәре. Төпчекләре Ралина өченче сыйныфка барырга җыена. Ә Рамилнең гаиләсендә өч бала. Рәмзил дә, Гүзәл белән Гөлзия дә - үзешчән җырчылар. Җәмәгате Ләйсирә дә, үзе дә мәдәнияттән ерак тормыйлар. Абзар тутырып хайван асрыйлар. Яңа ел алдыннан йорт тирәләрен кар сыннары белән бизиләр. Рамилнең шигырьләр язганын да беләбез. Ислам дине кануннары буенча яшәүне дә үзенә максат итеп алган ул.
Бу ир-егетләрнең эшләре гөрләп торуына, тормышлары җырлап баруына авылдашлар да сокланалар.

***

Районда нибары сигез ветеринария табибы бар: Гамир Гомәров, Рафаэль Камалиев, Миргалим Әминев, Фәрит Гафуров, Шамил Хәбиров, Рамил Мухъгалин, Динә Нурмиева һәм Ирина Михеева.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев