Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мал табибларында – өй туе

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән быел республика авылларында модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли башлады. Шундый ветеринария пункты бу атнада Тирсә авылы үзәгендә ачылды. - Беренче шундый заманча ветеринария пунктының Тирсә җирлегендә төзелүенә сөенечебезнең иге-чиге юк. Абзарында малы, хәтта эт-мәчесе генә булган ялгыз әби-бабайлар өчен дә мондый...


    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән быел республика авылларында модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли башлады. Шундый ветеринария пункты бу атнада Тирсә авылы үзәгендә ачылды.

    - Беренче шундый заманча ветеринария пунктының Тирсә җирлегендә төзелүенә сөенечебезнең иге-чиге юк. Абзарында малы, хәтта эт-мәчесе генә булган ялгыз әби-бабайлар өчен дә мондый пунктның Тирсәдә ачылуы зур шатлык, - ди авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова.
    Районыбызда беренче карлыгач булган шундый пунктны ачу тантанасына авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Валерий Макаров, ТР Министлар Кабинеты Ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелегенең Чаллы территориаль бүлеге начальнигы Рөстәм Гобәйдуллин һәм башка җитәкчеләр дә килгән иде.
    - Татарстан җитәкчелегенең ветеринария хезмәтенә шулай йөз белән борылып, авылларда халыкка хезмәт күрсәтүче ветеринария пунктлары төзелә башлавына ничек сөенмисең инде?! Биредә эшләүчеләр тирсәлеләргә генә түгел, Тәбәрле, Сарсак-Омга, Көчек, Кодаш авыллары халкына да ветеринария хезмәте күрсәтәчәкләр. Гомумән, Тирсәдә соңгы елларда республика программалары буенча зур эшләр башкарыла. "Чиста су" программасы буенча зур эшләр башкарадык. Менә бүген ветеринария пунктыгыз булды. Ничә еллар медпунктсыз яшәгән Мордывыйда тиздән ФАП ачылачак, - диде Валерий Макаров авыл халкы өчен ихластан сөенүен белдереп.
    - Мондый заманча ветеринария пунктлары төзелү белән авылда мал тотучыларга менә дигән мөмкинлекләр ачыла. Мал-туарыгызга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен монда бөтен шартлар тудырылган. Ветеринарлар халыкка бушлай һәм шул ук вакытта түләүле хезмәт күрсәтергә әзер. Авыру малыгызга дару препаратлары эзләп, әллә кайларга барасы да булмаячак. Биредә аптека эшләячәк, - диде Рөстәм Гобәйдуллин.
    - Терлегебез авырып киткәндә дару эзләп Әгерҗегә, Пургага, хәтта Ижауга да барган булды. Авылыбызда ветеринария аптекасы да булуын ишетү аеруча сөендерде, - ди Миңнур Һадиева.
    - Хәзер мал-туар арасында нинди генә куркыныч авырулар чыгуы турында сөйләп куркытып торалар авыл халкын. Мал докторларыбыз менә шул йогышлы авыруларны безнең якларда булдырмау өчен профилактик эш алып баруга аеруча игътибар итсеннәр иде, - дигән теләген җиткерде авыл аксакалы Вәгыйзь ага Гыймазов та.
    Авыл уртасында кояш кебек калкып чыккан яңа бинага керү юлындагы кызыл тасма киселгәч, кунаклар һәм авыл халкы ветеринария пункты белән танышып чыктылар.
    Ветеринария пункты мөдире Динә Нурмиева, тәҗрибәле мал табибы Гамир Гомәров яңа бинада бүгеннән үк эшкә дә керештеләр инде.
    - Халыкка ит, сөт ризыкларын сатуга чыгару өчен справкалар бирә башладылар. Дару препаратлары сорап килүчеләр дә бар. Даруларга заявкалар да кабул итәләр, - ди районның баш мал табибы Илгизәр Халиков.
    Моңа кадәр дә доктор Айболит кебек һәрчак авыру мал янына ярдәмгә ашыгып, халык ихтирамын яулаган мал табибларына "хәерле сәгатьтә!" дибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: