Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Маненок исеме – мәрмәр ташта

    "ТАССРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы. 1941-81 елларда Красный бор участок хастаханәсендә эшләгән: 1941-75 елларда баш табиб, 1975-81 елларда хирург, акушер-гинеколог". Танылган табиб Иван МАНЕНОК турындагы бу сүзләр шушы көннәрдә Красный бор хастаханәсе диварына урнаштырылган мемориаль тактада урын алган. Озак көттек без бу көнне… Истәлек тактасын ачу тантанасында аны белүчеләрдән...

    "ТАССРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы. 1941-81 елларда Красный бор участок хастаханәсендә эшләгән: 1941-75 елларда баш табиб, 1975-81 елларда хирург, акушер-гинеколог". Танылган табиб Иван МАНЕНОК турындагы бу сүзләр шушы көннәрдә Красный бор хастаханәсе диварына урнаштырылган мемориаль тактада урын алган.

    Озак көттек без бу көнне…
    Истәлек тактасын ачу тантанасында аны белүчеләрдән "Ходай тарафыннан җибәрелгән табиб" дигән җылы сүзләр күп тапкырлар яңгырады. Чарада район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, үзәк хастаханә баш табибы Андрей Шубин, Маненокның кызы һәм кияве, бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәктәп укучылары, авыл халкының катнашуы Иван Маненокның бу төбәктә генә түгел, районда олы хөрмәткә лаек шәхес булуы турында ачык сөйли. "Без бу көнне бик озак көттек. Ниһаять, хыялыбыз тормышка аша. Бүгенге хастаханә бинасын төзү өчен урынны нәкъ менә Иван Васильевич сайлаган булган. Бу бинага күчеп эшли башлавыбызга узган ел 30 ел тулды. Ветераннарыбыз белән берлектә әлеге датаны зурлап билгеләп үткәндә Иван Маненокны да олы хөрмәт белән искә алдык. Ә бүген 40 ел буе красный борлыларның гына түгел, тирә-яктагы авыл халкының да сәламәтлеге сагында торган хөрмәтле табиб хөрмәтенә мемориаль такта ачабыз. Исеме районга гына түгел, республикага танылган табиб хөрмәтенә куелган мемориаль такта урнаштырылган бинада эшләвебез белән хаклы төстә горурланабыз", - дигән сүзләр белән башлады тантананы Красный бор хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов. "Маненокны бернинди арттыруларсыз легендар шәхес дип атарга мөмкин. Иң авыр сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда аның алтын йөрәге һәм алтын кулы ярдәмендә 10 меңнән артык операция ясалган, 5 меңнән артык сабый дөньяга аваз салган икән, димәк, әлеге ак халат иясен шулай дип атарга тулы хакыбыз бар. Бу табиб гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга калырдай мактау һәм хөрмәткә лаек. Бүген аның истәлегенә мемориаль такта ачуыбыз - шушы хөрмәтебезнең бик аз өлеше генә", - дип дәвам итте район башлыгы Валерий Макаров.
    Тантанага Маненокның Башкортостаннан кайткан кызы Лариса Ивановнаның ничек дулкынлануын күзләреннән укырга була иде. Сүз уңаеннан: ул да, әтисе юлыннан китеп, табиб-стоматлог һөнәрен сайлаган. 40 елдан артык мактаулы хезмәт юлы узып, Башкортостанның атказанган табибы исеменә лаек булган. "Безнең әтиебезгә шундый олы хөрмәт күрсәткән район һәм үзәк хастаханә җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгына зур рәхмәт. Бүгенге көн мине балачакка алып кайтты, мемориаль таштан җылы караш ташлаучы әтием тагын бер кат күңелемдә үткәннәрне барларга мәҗбүр итте. Әйе, әтием менә дигән табиб кына түгел, искиткеч яхшы әти дә иде. Тормышны, табигатьне, урманнарны өзелеп яратты. Ул искиткеч гадел кеше булды, күз буяучыларны күрә алмады. Безне кечкенә генә эшкә дә зур җаваплылык белән карарга өйрәтте. Мин әтиемне әле дә бик юксынам", - дип сөйләгәндә, күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнде.
    "Менә дигән табиб, яхшы ата булуы өстенә, алтын куллы хуҗа да була Иван Васильевич. Аның җитәкчелегендә хастаханәнең үз хуҗалыгы оеша, анда атлар, сыерлар, бал кортлары тоталар, хастаханә яны участогында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Без, красный борлылар, Маненокның исеме авылыбызның бер урамына да бирелергә тиеш дип уйлыйбыз. Озакламый хастаханә артында барлыкка киләчәк яңа урамга аның исемен бирү хәстәрен күрәчәкбез", - диде авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев. Маненок белән бер чорда эшләгән ветеран хезмәттәшләренең дә әйтер сүзләре күп иде. Егерме биш елдан артык аның кулы астында эшләгән Лидия Юрьева, Лидия Мыльникова: "Маненок кебек олы йөрәкле, кешелекле табиб башка юк дисәк тә, ялгышмабыз. Чын мәгънәсендә, олы хәрефтән язылырга лаеклы шундый табиб белән бергә эшли алуыбыз белән чиксез горурланабыз. Дөрес, ул чактагы хезмәт шартларын хәзергесе белән чагыштырырга да мөмкин түгел: суны көянтә белән ташыдык, утынны олы мичләргә үзебез ярып яктык, зур казаннарда кер кайнаттык… Утсыз, шәм йә лампа яктысында операция ясаган чакларыбыз да күп булды. Тик ни генә эшләсәк тә, һәрчак янәшәбездә Иван Васильевичның көчле җилкәсен тоя идек", - дип сөйләделәр ветераннар.
    Хастаханә яңарган
    Мемориаль тактаны ачканнан соң кунаклар хастаханә эченә үттеләр. Ә биредә, чыннан да, ветераннар әйтмешли, матур үзгәрешәр бик күп. Республика программасы кысаларында хастаханәгә капиталь ремонт уздырылгач, хезмәт шартлары тагын да яхшырган. "Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" төзүчеләре ремонт эшләрен бик сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Хөрмәтле табибка мемориаль такта да шушы эшмәкәрнең ярдәме белән эшләтелде. Намуслы хезмәтләре, игелекле гамәлләре өчен Илнур Әмировичка һәм төзүчеләргә зур рәхмәт", - диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин. Әйе, биредә республика программасы кысаларында биш миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган. Барлык тәрәзәләр диярлек пластикка алыштырылган, беренче һәм өченче катта вестибюльләр, ике процедура кабинеты, берничә авырулар палатасы, буфет, хастаханәгә керү ягы, фасад өлеше, бәдрәфләр ремонтланган. Балалар консультациясе өлешчә төзекләндерелгән. Хәзер ак халат ияләренә икеләтә җаваплылык тоеп эшлисе генә кала. Чөнки хастаханәгә керү уңаендагы диварга урнаштырылган мемориаль тактадан Иван Маненок аларның һәр гамәлен күзәтеп, барлап торачак бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: