Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Марат ӘХМӘТОВ: “Бер уч көчле азык бир“

"Бер кочак салам биргәнче, бер уч көчле азык бир, диләр бит. Үләннең иң куәтле вакытын эләктерергә тиешбез", - дигән катгый таләп куйды авыл хезмәтчәннәре алдына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ә безнең районда министрның таләбе ничек үтәлә? - Табигать шартлары белән бәйле рәвештә безнең районда чәчү эшләре...

"Бер кочак салам биргәнче, бер уч көчле азык бир, диләр бит. Үләннең иң куәтле вакытын эләктерергә тиешбез", - дигән катгый таләп куйды авыл хезмәтчәннәре алдына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Ә безнең районда министрның таләбе ничек үтәлә?

- Табигать шартлары белән бәйле рәвештә безнең районда чәчү эшләре дә бераз соңрак тәмамланды, терлек азыгы хәзерләүгә дә башка районнар белән чагыштырганда бераз соңарак калып керештек. Тик бу без үләннең куәтле вакытын күз уңыннан ычкындырдык дигән сүз түгел, аның әле иң көчле чагы. Бүген хуҗалыклар, фермерлар печән чабу, аны кысу, күпьеллык үләннәрне сенажга салу белән мәшгуль. Безнең бурыч - терлек азыгын ел ярымга җитәрдәй итеп хәзерләү. Узган ел да азык шулай запас белән хәзерләнгән иде, әле бүген дә мегаферманың 30 мең тоннадан артык сенажы бар. Быел да әлеге бурычны үтәү авыр булмас дип уйлыйм. Көннәрен генә бирсен Ходай, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Без барган көнне "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтенең "Кодаш" бүлекчәсе басуларында күпьеллык үләнне сенажга чабалар иде. "Тәбәрле" бүлекчәсенең тәҗрибәле механизаторы Газинур Галиев, көчле егәрлекле "MacDon" комбайнында көн саен уртача 35 гектар үлән чабып, көнлек нормасын арттырып үти.

- Үләннең төрле җире бар: бик куе урыннары да, сирәгрәк җирләре дә, - ди ул.

Ул теземнәргә салган үләнне "Биектау" бүлекчәсе тракторчысы Ришат Хаматов КСКда сенажга тураклый. Механизаторлар Рафис Исламов, Шамил Шакиров, Владимир Трофимов, Владимир Красильников ташып торалар. Марсель Әхмәдишин сенаж таптата.

- Бу хезмәтчәннәргә рәхмәттән башка сүз юк инде, - ди мактап "Биектау" бүлекчәсе бригадиры Раил Муллахмәтов.

Аларга кайнар ашны ике тапкыр басуга алып киләләр.

- Техниканың да ватылып торганы юк. Ватылса, шунда ук көйләргә тырышабыз, - диләр механизаторлар.

Ә без матур гына башланып киткән эш шулай дәвам итсен иде дип телибез. Чөнки "азыгы мулның гына кышы кыска була". Бу мәкаль абзарында терлеге күп булган шәхси хуҗалыклар өчен дә актуаль.

Белешмә.

· Район хуҗалыкларында 12128 шартлы баш терлек саны исәпләнә.

· Аларны кышлату өчен 11 мең тонна печән, 66 мең тонна сенаж, 48 мең тонна силос, 7600 тонна салам кирәк.

· 14 июньгә хуҗалыкларда 5 мең тонна сенаж, 200 тонна печән хәзерләнгән.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X