Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнде

Бүген парламентның беренче утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм аның өч урынбасары сайланды.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламент рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды. Урынбасарлар итеп моңа кадәр озак еллар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтов һәм бишенче чакырылыш парламентта да әлеге вазифаларны башкарган Юрий Камалтынов белән Татьяна Ларионова билгеләнде.

Мәгълүм булганча, бүген яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, республика парламенты Рәисе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы хупланды.

64 яшьлек Татьяна Ларионова төп эшчәнлегеннән аерылмыйча үз вәкаләтләрен башкарачак. Ягъни депутатлыкны “Яңарыш” Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондындагы эшчәнлеге белән берлектә алып барачак. 62 яшьлек Юрий Камалтынов кандидатурасын тәкъдим итеп, Фәрит Мөхәммәтшин аның тормыш һәм профессиональ тәҗрибәсе республика парламенты өчен кирәкле булуын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин Марат Әхмәтов кандидатурасы белән таныштыру артык эш, аны бөтен кеше дә яхшы белә, дип белдерде. "Марат Әхмәтовның бөтен тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Ул икътисадны яхшы белгән оста оештыручы һәм хуҗалыклы кеше”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Быел 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.

Шулай ук ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар бүген ТР Дәүләт Советы Секретаре вазифасына Лилия Мавринаны сайлады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193937/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X