Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

МАРИ АВЫЛЛАРЫ БУЙЛАП СӘЯХӘТ

Әгерҗе районында барлыгы 3035 мари яши. Бима авыл җирлегендә - 1053, Күләгәштә - 497, Кадрәктә - 517, Азевода - 283, Красный борда - 150, Тирсәдә - 85, Әгерҗедә 450 мари гомер кичерә. Халык саны буенча марилар - районда өченче урында. БИМА Бима авыл җирлегенә Бима, Мадык, Яңа Чекалда, Пеләмеш авыллары...

Әгерҗе районында барлыгы 3035 мари яши. Бима авыл җирлегендә - 1053, Күләгәштә - 497, Кадрәктә - 517, Азевода - 283, Красный борда - 150, Тирсәдә - 85, Әгерҗедә 450 мари гомер кичерә. Халык саны буенча марилар - районда өченче урында.

БИМА

Бима авыл җирлегенә Бима, Мадык, Яңа Чекалда, Пеләмеш авыллары керә.

Бима - Әгерҗе районындагы мари авылларының үзәге. Җирле тикшерүчеләр бу авылга нигез XV гасырда, ягъни Иван III идарә иткән чорда салынган, диләр. Ул Әгерҗедән 85 чакрым ераклыкта урнашкан.

Бима сүзе "баш, башлык" дигәнне белдерә. "Биләмә" дигәннән кыскартып Бимә (Биме) рәвешен алган дигән фикер дә бар. Авыл халкы 1917 елга кадәр игенчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук урман кисү һәм такта яру кебек агач эшләрен дә башкарган.

Бимада 1762 елда ир-атлар саны 76 булган, 1918 елда - 868 һәм 1992 елда 607 кеше яшәгән.

1921 елгы ачлык вакытында авылда халык саны шактый кими. 1929 елда "Мариец" колхозы төзелә, аңа 10 ярлы крестьян хуҗалыгы керә.

Хәзерге вакытта "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтенең "Бима" бүлекчәсе авыл хезмәтчәннәрен эш белән тәэмин итә. Авылда 168 шәхси хуҗалык бар.

Бүгенге көндә Бима җирлегендә 1053 кеше гомер кичерә. Халыкның уртача яше - 33. Урта мәктәптә 71 укучы белем ала. Быел алты сабый дөньяга килгән.

Биманың "Эр ужара" ансамбле республикада да танылу алды. Ул 1987 елда оеша, җитәкчесе - Владимир Корнев. 2010 елда "Эр ужара"га халык ансамбле исеме бирелде.

Мадык

Мадык - Бима җирлегендә иң кечкенә авылларның берсе.

Тарихка күз салсак, 1919 елда Мадык аркылы Колчак гаскәрләре узган, ә 1922 елда янгын вакытында ярты авыл кара күмергә әйләнгән.

1917 елга кадәр Мадык авылында православие миссионерлык мәктәбе булган. Бу авылда 1918 елда - 312, 1992 елда 116 кеше яшәгән.

Пеләмеш

Пеләмеш елгасы буенда урнашкан авыл. Риваятьләргә караганда авылны Бима чирмешләре нигезләгән. Пеләмешкә 1764 елда нигез салынган дип санала. Аның Чыңгыз ханга буйсынып яшәгәнлеге дә мәгълүм. 1910 елда Пеләмеш авыл җәмгыяте оештырыла, ә 1918 елда җирләрне крестьяннарга бүлеп бирәләр. 1929 елда коллективлаштыру башлана һәм ул 1937 елда гына төгәлләнә.

Пеләмештә хезмәт сөючән, талантлы халык яши. 90нчы елларда Нина Михайлова "Рвезылык сем" ансамблен оештыра. 1998 елдан аның белән Владимир Осипов җитәкчелек итә. Хәзерге вактта Мәдәният йорты каршыда "Ош вис-вис" ансамбленең өч төркеме эшли. Республика программасы буенча биредә яңа клуб төзелде.

КАДРӘК

Бима авылыннан чыкмаган бердәнбер авыл. Әгерҗедән 70 чакрым ераклыкта, Чекалда елгасы буена урнашкан. Документларга караганда авылга 1850 елда нигез салынган. 1878 елда Кадрәктә 75 йорт исәпләнгән, 600 кеше яшәгән. Һәр хуҗалыкта атлар саны өчәр баштан да ким булмаган, мөгезле эре терлек асраганнар, бал кортлары тотканнар.

"Кадрәк" сүзе кеше исеме, "кадер" сүзенә "-әк" кушымчасы ялганып ясалган.

Бөек Ватан сугышы елларында кадрәклеләр дә "Барысы да җиңү өчен" дигән девиз белән яшиләр. Авыл елъязмасында шундый бер истәлек тә бар. Кадрәк аша Минзәлә-Әгерҗе чана юлы узган. Шагыйрь Муса Җәлил политруклар мәктәбен тәмамлагач фронтка шушы юл белән китә һәм ул Кадрәктә Имай бабай йортында куна. Бу 1941 елның декабрь ахыры була.

1957 елда "Звено" колхозы районда алдынгылар рәтендә була. 1960 елда ул "Дружба" колхозы составына кертелә.

Тормыш дәвам итә, буыннар алышына... Бүгенге көндә Кадрәктә ... кеше яши. Халыкның уртача яше - . Авылда урта мәктәп эшли, анда 35 укучы белем ала. Мария Артемьева җитәкчелегендәге "Кадрәк сем" фольклор коллективы эшли ул 1992 елдан халык ансамбле исемен йөртә.

КҮЛӘГӘШ

Күләгәш авыл җирлегенә Күләгәш, Байтуган, Ожбуй, Волково авыллары керә. Күләгәшкә XVIII гасырда нигез салынган. Район үзәгеннән 94 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл яныннан Күләгәш елгасы ага. Беренче колхоз "Коммунар" 1929 елда оеша, ә 1968 елда "Красноборский" совхозы составына кертелә. 1988 елда "Күләгәш" совхозы булып аерылып чыга. Хәзерге вакытта авыл халкы "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз" ширкәтләрендә хезмәт куя, биредә ат фермасы да бар.

1992 елда Күләгәш клубы каршында "Курмызак олык" ансамбле оештырыла. Ансабльдә Күләгәш һәм Байтуган авыллары үзешчәннәре чыгыш ясыйлар. Ансамбльнең составы алышынып торса да, аның нигезен берүк нәрсә тәшкил итә: туган якны ярату, хөрмәт итү, гореф-гадәт һәм матур традицияләрне киләчәк буынга тапшыру.

Авылда 484 кеше гомер кичерә, шуларның 84е - пенсионерлар, 224е - хезмәт яшендәгеләр, 125е - 18 яшькә кадәргеләр. Урта мәктәптә 76 белем ала.

Байтуган

XVII йөз ахыры XVIII йөз башында нигезләнгән мари авылы. Авылның исеме башка төрле Шуар һәм Алиш дип тә йөртелгән. Әгерҗедән 87 чакрым ераклыкта, Бима елгасы буена урнашкан. 1918 елда - 251, 1992 елда 148 кеше яшәгән. Бүгенге көндә авылда 137 кеше гомер кичерә. Пенсионерлар нибары 13 кенә. Халыкның уртача яше - 34. Гаилә бюджетына төп керем терлек асраудан, умартачылыктан керә. Күп хуҗалыклар ат, сарык, сыер асрыйлар, күпләп кош-корт, бал кортлары тоталар.

Ожбуй

XVIII гасырда нигезләнгән чирмеш авылы. Әгерҗедән 99 чакрым ераклыкта Бима елгасы буендагы авыл. Биредә яшәүче өлкәннәрнең сүзләренә караганда элекке елларда биредә 40 хуҗалык булган, хәзер исә нибары 9 йортта ут яна. Колхозлашу елларында "Ударник" колхозы оеша. Аннан хуҗалыкларны ныгыту максатыннан аны Күләгәшкә кушалар. Колхоз барында халык эшле дә, ашлы да була. Кибет-лавка эшли, әмма аны 70нче елларда аны ябалар. Шул чорда клуб ишегенә дә йозак эленә.

Хәзер биредә яшәүчеләрнең кайберсе Күләгәшкә барып эшли. Үзләренә шөгыль табучылар да бар: Ожбуй - итекчеләр, кортчылар белән дә данлыклы авыл.

КАМ.КЛЮЧ

АЗЕВО авыл җирлегенә караган бердәнбер мари авылы. 1808 елда нигез салынган. Район үзәгеннән 92 чакрым ераклыкта, Ташлы елгасы буенда урнашкан. 1958 елда археологлар тарафыннан Ташлы авылында пьянобор культурасына нисбәтле борынгы бизәнгечләр табылган. Авылның чукынмаган мәҗүси чирмешләре патша хакимияте дәверендә башта типтәр, соңрак башкорт сословиесендә йөргәннәр. 1917 елга кадәр Ташлы халкы игенчелек белән шөгыләләнгән, такта яру кебек агач эшләрен башкарган.

1929 елда авылда "Застрельщик" колхозы оештырыла. 1959 елда аны "Маяк" колхозы белән берләштерәләр. Кам.Ключта хезмәт сөючән халык яши. Биредә яшьләр күп. Мәдәният учагында матур бәйрәмнәр уза, халык бердәм һәм дус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев