Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Марилар авылына да бәйрәм килде

    Пеләмештә республика программасы буенча бер түбә астында клубы, фельдшерлык-акушерлык пункты, китапханәсе урнашкан күпфункцияле үзәкне ачу тантанасын авыл халкы зарыгып көтте. Халык бәйрәме Тантанага килүчеләр чын күңелдән бәйрәм иттеләр бу көнне. Ә марилар кебек тыпырдап бию, рәхәтләнеп җырлау таланты бар халыкка да бирелмәгән ул. Әнә, клуб фойесында ук кунакларны мариларның милли...

    Пеләмештә республика программасы буенча бер түбә астында клубы, фельдшерлык-акушерлык пункты, китапханәсе урнашкан күпфункцияле үзәкне ачу тантанасын авыл халкы зарыгып көтте.

    Халык бәйрәме
    Тантанага килүчеләр чын күңелдән бәйрәм иттеләр бу көнне. Ә марилар кебек тыпырдап бию, рәхәтләнеп җырлау таланты бар халыкка да бирелмәгән ул. Әнә, клуб фойесында ук кунакларны мариларның милли ризыгы "коман мелна" һәм квас белән каршы алдылар. Мариларның "сигезле" биюенә һәм гармунчылар сыздырган көйләргә кушылучылар да булды. Пеләмешлеләр белән бергә Бима, Күләгәш, Кадрәк авылларыннан килгән милләттәшләре дә рәхәтләнеп тыпырдадылар. Менә күңел ачу, рәхәтләнеп ял итү кайда ул!
    Оста куллар бәйләгән, чиккән кул эшләнмәләре, картиналар, алтын куллы осталар ясаган тәрәзә йөзлекләреннән күзне дә алып булмый. Күргәзмәне бик озаклап, җентекләп күзәттеләр кунаклар. Әнә, Осиповлар Яңа елга каурыйдан бик матур чыршы ясаганнар. Шулай да күргәзмәнең патшасы Игорь Ильинның "Пушка" урнасы булды.

    Сәхнә түрендә - иң лаеклылар
    Сәхнәгә бер-бер артлы төрле номинацияләрдә зур хөрмәткә лаек авылдашлар күтәрелделәр. 40 ел укытучы булып эшләгән Валентина Шурметова, "Татарстанның атказанган терлекчесе" Людмила Иштуганова, иң яхшы механизатор Алексей Ишимов, фермер һәм районның иң оста спортчысы Эдуард Михайлов "Хөрмәтләү" номинациясендә бүләкләнделәр.
    "Ана йөрәге" номинациясендә бик яшьли тол калып, җиде баласын аякка бастырган Лидия Осипова, биш бала үстерүче Капаровлар, ил-көнгә лаеклы балалар тәрбияләгән медицина ветераны Татьяна Кибатова хөрмәтләнделәр.
    Пеләмештә яшәүче Иргубаевлар гаиләсе - "Үрнәк йорт", ә агач эше осталары, рәссамнар Валерий-Рудольф Альматовлар "Алтын куллы осталар" номинацияләре җиңүчеләре. 34 ел фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән, бәйрәм тантанасында "Һөнәргә тугрылык" номинациясендә бүләкләнгән Евгения Пажбекова хис-кичкерешләрен яшерә алмады.
    - Иске медпунктта эшләгән вакытлар гомергә дә онытылмас. Кышкы салкыннарда бүлмәдә дарулар ката иде, үземнең өстемдә - кайры тун, аягымда - киез итекләр. Хәзер якты, җылы, өр-яңа җиһазлар куелган пунктта эшләячәгемә ышанасы да килми. Мебель кайтарткан көнне мин Әгерҗедә идем. Кичтән пунктка килдем дә "Болар барысы да безгә микәнни?" дип шаккатып тордым. Гомер буе көн-төн димәдем авылдашларыма хезмәт күрсәттем. Безнең авыл халкы бик ярдәмчел, мәрхәмәтле ул, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
    Пеләмешлеләрне яратмаска, хөрмәт итмәскә мөмкин түгел. 91 яшен тутырган Марина Ишмуратова, 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган Пелагея Яркеева, 58 ел иңгә-иң куеп яшәүче Елизавета-Василий Сергеевларны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов изге теләкләрен җиткергәч, җавап итеп әбиләр марича җыр суздылар.
    - Яшь барса да, күңелләрегез яшь калуга без сөенәбез генә. Картлыкка бирешмәгез, - диде Ришат Тимер улы мари әбиләренә.

    Бер йодрык булып
    Мариларны күбрәк белгән саен аларның тырышлыгына, бердәмлегенә шаккатасың. Әнә, төзелештән калган калдыкларны да алар "эшкә җиккәннәр", тыкрыклардагы чокыр-чакырларны тигезләгәннәр.
    Ә клуб төзелеше башлануын авыл халык үзе дә кызык итеп искә ала.
    - 3 февраль көнне урамда 38 градус салкын иде. Шундый суыкта таныш булмаган кешеләрнең төзелеш урынын үлчәп, карап йөрүләрен күргәч шаккатым, - ди Валентина Шурметова.
    Ул вакытта төзүчеләр белән туганнар кебек якынаербыз дип тә уйламаганнардыр.
    - Мин аларны хәзер авылдашлар дип йөртәм. Сигез ай без бергә булдык, киңәшләшеп эшләдек, - ди "СтройГрад" ширкәте директоры урынбасары Марсель Ситдыйков.
    Прораб Мафдун Шахгулуев Пеләмештән кайтмаган да. Бөтен эшне контрольдә тоткан, хәтта ярдәм кирәк булганда авыл халкына да булышкан.
    Авыл башлыгы Владимир Шамеев та авылдашларына әйтер сүзе күп иде:
    - Мондый олы төзелешләр алып барганда авыл халкының да ярдәме кирәк. Ә бездә андыйлар күп. Бимадан Владимир Корнев, Виталий Пажбеков, Пеләмештән Эдуард Михайловка "афәрин!". Мондый егетләр белән тауны да күчерергә була, - диде.
    Бер йодрык булып эшләгәнгә менә шундый мәһабәт, матур бина килеп чыккан да инде.

    Алкышлар тынмады
    Мондый шатлыклы бәйрәмгә концертны марилар үз көчләре белән әзерләнгәннәр. Репетиция ике ай дәвам иткән. Нәтиҗәсе - күз алдында: һәр номер көчле алкышларга күмелде. Мариларның тыпырдавына идән ничек чыдады икән дип уйлап куйдык.
    - Проектта сәхнә үлчәмен күргәч, мариларга бу кечерәк булыр, тагын зурайтыгыз дигән идем, ялгышмаганмын. Әнә, бүген сәхнәдә дүрт буынны күрдек. Барысы да - сәхнә осталары, - диде Ришат Нурисламов.
    Ә авыл апалары бию һәм җырлаудан тыш, клубка атнага ике тапкыр кул эшләре түгәрәгенә дә йөриячәкләрен белдерделәр.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: