Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Машина йөртү таныклыгы алу өчен яңа медицина белешмәсе кертүне кичектерделәр

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүенең яңа тәртибен кертүне кичектерде.

(Казан, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова машина йөртүчеләр өчен медицина белешмәсен яңача алу тәртибен кертүне кичектерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моның турында Telegram-каналда Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай язган. Мондый карар гражданнарның борчылуы белән бәйле, дип өстәгән ул.

«Төбәкләрдә адекват бәя билгеләгәндә аларның нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатыннан тикшерү өчен кулланыла торган алымнарга өстәмә анализ ясалачак», — дип аңлата түрә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының элек бастырылган боерыгы нигезендә, машина йөртү өчен таныклык алганда яки яңартканда, наркотиклар һәм психотроп матдәләрне тикшерү өчен сидек, шулай ук алкогольне күпләп куллану биомаркерын билгеләү өчен кан тапшырырга кирәк булачак. Тикшерүне бары тик махсуслаштырылган медицина учреждениеләрендә генә узарга мөмкин.

Документ 22 ноябрьдә үз көченә керергә тиеш иде.

Бу автомобиль йөртүчеләр арасында зур борчылу тудырды. Төрле мәгълүматлар буенча, өстәмә тикшеренүләр кертү сәбәпле, белешмәләр ун тапкыр кыйммәтләнә ала. Төбәкләрдән наркология диспансерларында зур чиратлар барлыкка килгән, дигән хәбәрләр килә башлаган.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/21/197329/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев