Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Машина йөртүчеләрне 50 мең сумга кадәр яңа штрафлар көтә

ЮХИДИ моның сәбәбен аңлатты

2022 елда Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне техник карау (техосмотр) узмаган өчен штрафка тарта башлаячак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов шул хакта сөйләде.

Хәзер техник карау булмаган өчен такси, автобус һәм куркыныч йөк ташуга билгеләнгән машиналарны йөртүчеләргә генә штраф салалар. Моннан тыш, автомобильне линиягә чыгарган кешене дә җаваплылыкка тарталар.

«Техник карау реформасы юлларда техник яктан төзек булмаган транспортны киметүгә юнәлдерелгән», — дип аңлатты Габдрахманов.

Баш Дәүләт автоинспекторы шулай ук техник карау уздыручы операторларга контроль көчәйтеләчәк, диде. Автомобильне карап чыкмыйча гына диагностик карта биргән очракта аңа 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, ә пункт җитәкчелегенә 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев