Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Машинам белән бергә картаям

Әнә шулай ди бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, әле бүген дә "Агро-Кама" ширкәтендә эшләүче Көчек авылы шоферы Радис Шәрәфетдинов. Аның шоферлык стажы 50 ел инде. - Беренче ГАЗ-51 машинасын Горькийдан үзем алып кайткан идем. Анысында 20 еллап эшләдем. Монысына да 30 "яшь" инде, - ди. - Элек безнең "газик"лар...

Әнә шулай ди бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, әле бүген дә "Агро-Кама" ширкәтендә эшләүче Көчек авылы шоферы Радис Шәрәфетдинов.
Аның шоферлык стажы 50 ел инде.
- Беренче ГАЗ-51 машинасын Горькийдан үзем алып кайткан идем. Анысында 20 еллап эшләдем. Монысына да 30 "яшь" инде, - ди.
- Элек безнең "газик"лар колхозда төп тотка булды,ул чакларда хәзерге кебек егәрле "КамАЗ"лар юк иде бит. Казанга да, Чаллыга да, башка ерак шәһәрләргә дә шушы машинада йөрдек инде, - ди, хатирәләргә бирелеп.
- Шул машинага утырып күрше авылларга Сабантуйларга да бара идек бит әле, - дип кушыла җәмәгате, гомере буе Көчек авылы халкы сәламәтлеге сагында торган медицина ветераны Диләфрүз ханым.
- Колхоз чорларын бик сагынам. Өйгә кайту бик сирәк эләксә дә, эшләве күңелле иде, - дигәндә, күзендә әйтеп бирә алмастай сагыш абайлана втеранның.
Хәер, Радис абый кебек эш атына безнең заманда да шөгыль җитәрлек. Әнә, хәзер дә язын чәчү вакытында басуга орлык чыгара, җәен - печәндә, көзен янә басуда ул. Кышын - ферма тирәсендә.
- Көн дә, төн дә уенда шул машинасы гына инде аның, өйгә кайтып кергәне дә юк, - дип шелтәләп ала җәмәгате. Тик яратып, хөрмәт итеп кенә әйтүе аның. 46 ел иңне-иңгә куеп, менә дигән ике кызга гомер бүләк иткәннәр, аларга югары белем биргәннәр, ике йорт төзеп кергәннәр, гомер буе абзар турырып мал асраганнар. Каралты-куралары, ихаталары биредә уңган-булган хуҗалар яшәвен дәлилләп тора.
- Әгәр яшьлеккә кире кайту мөмкинлеге булса, башка һөнәр сайлар идеңме, Радис абый? - дип сорыйм.
- Һич тә икеләнмичә шофер булыр идем. Тормышымны машинамнан башка күз алдыма да китермим, - ди ул икеләнүләргә урын калдырмыйча. Шушы елларда бер генә юл һәлакәтенә дә юлыкканы булмаган аның (Ходай сакласын!), эш вакытында ватылып та ятканым да юк, ди.
- Машинаны шуның кадәр майлап-җайлап торуына ничек ватылсын инде ул?! - ди Диләфрүз апа янә шаяртып.
- Җайлап-майлап торсаң да, яшь үзенекен итә шул, менә ватылып китте бит әле корыч аткаем. Төзәтә алсам, яңадан эшкә чыгам, - ди ветеран шофер 70 яшьлек юбилееннан соң да эштән туктамаячагына ишарәләп.
- Сер итеп кенә әйтим әле: язын басуларга чыккач, "менә тагын сезгә килдем" дип, кырлар, каеннар белән сөйләшеп йөри икән. Басулардан башка яши алмый инде ул, - ди җәмәгате. Бу сүзләргә өстәп тагын ни әйтәсең инде?! Алар Радис абыйның чын җир улы булуына, туган ягын, авылын чын күңелдән яратуына матур бер дәлил.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев