Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Матур эшләребез бар

    28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Таатарстан Республикасы көне белән!" дигән балалар открыткасы эскизы республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде. Җиңүчеләр Татарстан символикасы төшкән бүләкләр җыелмасы алды. Исегезгә төшерәбез: "Президент белән бергә" хәрәкәте быелның апрель аенда Татарстан иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашындагы "Без...

    28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Таатарстан Республикасы көне белән!" дигән балалар открыткасы эскизы республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде. Җиңүчеләр Татарстан символикасы төшкән бүләкләр җыелмасы алды.
    Исегезгә төшерәбез: "Президент белән бергә" хәрәкәте быелның апрель аенда Татарстан иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашындагы "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында оештырылган иде. Аның максаты - Президент программаларын һәм башлангычларын яклап, аларны тормышка ашыруда бергәләп ярдәм итү.
    Хәзер әлеге хәрәкәтнең филиаллары республиканың барлык районнарында эшли. Аның активистлары һәр көнне 150дән артык төрле чаралар оештыралар.
    Әгерҗе районында бу филиалның штабы - "Авангард" Яшьләр үзәгендә. Әлеге хәрәкәтнең активистларын авылларда, Әгерҗедә узган барлык чараларда очратырга була. Аларның өсләрендә хәрәкәтнең логотибы төшкән футболкалар, башларында кепкалар. Бу актив егет-кызлар, мәсәлән, спорт мәйданчыкларын ачканда төрле бәйгеләр оештыруда булышалар, балаларга бүләкләр өләшәләр. Җәен алар яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча бик күп акцияләр уздырдылар.
    "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары бу эштә катнашулары турында менә ниләр сөйлиләр:
    Марсель ШАХМИН - Яшьләр парламенты рәисе:
    - Бу хәрәкәт бик тә кирәк дип саныйм. Ул республикабызның дәрәҗәсен күтәрә, халыкның Татарстан Лидерын яклавын, социаль программаларны тормышка ашыруда аңа ярдәм итүен күрсәтә. "Президент белән бергә" хәрәкәтенә теләсә кем кушыла ала. Без өмәләр, акцияләр, спорт бәйрәмнәре оештырабыз. Актив Әгерҗе яшьләрен безнең хәрәкәткә кушылырга чакырабыз.
    Кристина ИШКАТОВА - Яшьләр үзәге методисты:
    - Мин хәзер мдәният һәм сәнгать университетында белем алам. Балачактан ук мәдәни чараларның эчендә кайнадым, "Мечта" театр студиясенә йөрдем. Хәзер дә актив яшьләрне берләштерүче хәрәкәтнең үзәгендә. Әлеге хәрәкәт яшьләре оештырган сәламәтлек чаралары бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Шәһәр үзәгендә узган аэробика-данс, мәктәп яны лагерендагы балаларга ачык һавада танылган хоккейчы турындагы "Легенда №17" фильмын күрсәтү барысына да ошады. Стадионда "Сәламәт иртә" зарядкасында балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп катнаштылар. Шунда ук баскетбол, волейбол ярышлары оештырылды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы бу чаралар циклы республика проектына керә.
    Аливия РӘСҮЛЕВА - 2нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы:
    -" Президент белән бергә" хәрәкәтенә мине Кристина Ишкатова алып килде һәм мин аңа бик рәхмәтле. Биредә яшь тамашачы театры оештырган чараларда катнашам. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясенә кушылып, балаларга хәйрия спектакле күрсәттек. Әлеге хәрәкәткә кушылгач, быелгы каникулым бик кызыклы һәм файдалы узды. Дусларым артты, без уздырган чараларда балалаларның шат йөзләрен күреп куандым.
    Фәнил БӘШӘРОВ - Яшьләр парламенты әгъзасы:
    - Барысы да КВНнан башланды. Аннан Яшьләр үзәгендә мине төрле чараларга тарта башладылар. Шулай итеп, "Президент белән бергә" хәрәкәтенә кушылып киттем. Әгерҗе яшьләре белән бергә төрле чаралар оештырып йөрү миңа бик ошый. Татарстан яшьләрен әнә шулай файдалы эшләргә тарту бик тә кирәк дип саныйм.
    Мин Ижау техникумына укырга керсәм дә, туган Әгерҗемдә әлеге хәрәкәттән читләшмим. Чөнки минем дә илгә-көнгә файдалы буласым килә.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: