Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Матурлык бүләк итәләр

Шәһәребез үзәгендә кибетләрнең ниндиләре генә юк хәзер! Кесәң генә бай булсын, Әгерҗедә җаның теләгән әйберне сайлап алу мөмкинлеге елдан-ел арта. Шәхси эшмәкәр Венера Рәхмәтуллина һәм Анжелла Нуриева Яңа ел алдыннан "Талисман" кибете ачып сөендерделәр әгерҗелеләрне. Кай ягы белән үзенчәлекле соң бу кибет? Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә, туй-юбилейларда якыннарыңны матур бүләк белән...

Шәһәребез үзәгендә кибетләрнең ниндиләре генә юк хәзер! Кесәң генә бай булсын, Әгерҗедә җаның теләгән әйберне сайлап алу мөмкинлеге елдан-ел арта.
Шәхси эшмәкәр Венера Рәхмәтуллина һәм Анжелла Нуриева Яңа ел алдыннан "Талисман" кибете ачып сөендерделәр әгерҗелеләрне. Кай ягы белән үзенчәлекле соң бу кибет?

Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә, туй-юбилейларда якыннарыңны матур бүләк белән сөендерү - элек-электән килгән матур гадәт. Ә иң якын кешеләрең тарафыннан бирелгән бүләк иң матур мизгелләрне искә төшереп тора, еллар узгач та кадерле ядкарь булып саклана. "Талисман"да исә нәкъ менә күпләр күңеленә хуш килердәй бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре сайлап алырга була. Бирегә аяк атлап керү белән үзеңне гүзәллек дөньясына чумган кебек тоясың. Монда матурлык бүләк итәләр.
Бу эшмәкәрләр моңа кадәр "Булатик"та халыкка хезмәт күрсәткәннәр иде. Ә хәзер аларның заманча матур итеп төзелгән яңа кибетләре әллә кайдан үзенә чакырып тора. Яңа ел алдыннан әлеге кибетне ачу тантанасына алар даими сатып алучыларын да кунакка дәшкәннәр иде. Эшмәкәрләрне бу истәлекле көннәре белән тәбрикләргә район башлыгы Фәрит Габбасов та килде. Хуҗабикәләр яңа кибетнең беренче сатып алучыларын шампан шәрабы, җиләк-җимешләр белән дә сыйладылар, Красный бордагы "Наз" балалар приютына Кыш бабай күчтәнәчләре дә җибәрделәр. Бу көнне бик күпләр биредән якыннарына Яңа ел бүләкләре сатып алдылар. Дөрестән дә, "Талисман"да яшьләргә дә, өлкәннәргә дә җаның теләгән бүләкне сайлап алу мөмкинлеге зур. Моңа кадәр дә әлеге кибетнең даими сатып алучысы булган Татьяна Власова: "Бу хуҗабикәләр үзләре дә гел елмаеп каршы алалар, бүләк сайлап алганда һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итәләр. Шуңа күрә гел керәсе генә килеп тора. Исеме дә тылсымлы, үзе дә матурлык дөньясы булган бу кибет безне гел шатландырып торсын", - дип күпләрнең изге теләген җиткерде эшмәкәрләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев