Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Матурлык дөньяны коткара

Боздан крепость, утлар белән бизәлгән бәйрәм чыршылары, төрле урман җәнлекләре, Яңа ел символы - аҗдаһа һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы. Боларның барысын берьюлы кайда күрергә була иде соң? Шәһәр оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре Яңа ел алдыннан бизәгән кар-боз мәйданнарында. Авылларда һәм шәһәрдә оешма-предприятие тирәләрен бизәүгә бәйге игълан ителгәч, бик...

Боздан крепость, утлар белән бизәлгән бәйрәм чыршылары, төрле урман җәнлекләре, Яңа ел символы - аҗдаһа һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы. Боларның барысын берьюлы кайда күрергә була иде соң? Шәһәр оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре Яңа ел алдыннан бизәгән кар-боз мәйданнарында.
Авылларда һәм шәһәрдә оешма-предприятие тирәләрен бизәүгә бәйге игълан ителгәч, бик күпләр актив булып иҗади эшкә керештеләр. Яңа ел бәйрәме алдыннан бик күп оешмалар тирәсендә кар һәм боздан ясалган тулы бер комплексны хәтерләтүче төрле фигуралар пәйда булды, шәһәрдә биш урында бәйрәм чыршыларында утлар кабынды. Фантазияләрен эшкә җигеп, үз оешмалары тирәсен бизәүгә зур тырышлык куйган оешма җитәкчеләренә район башлыгы Фәрит Габбасов рәхмәт белдерде.
Шулай да бәйге җиңүчеләрсез булмый. Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I урын - "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы (директоры - Илгиз Салихов),
II урын - "Әгерҗе нефть продуктлары" җәмгыяте һәм МСО (Ирек Заһретдинов, Ринат Арасланов),
III урын - 3нче шәһәр мәктәбе (Резидә Фәхретдинова).

Агрофирманың төп офисы тирәсендә боздан крепость та, төрледән-төрле фигуралар да бик күп иде быел. Җем-җем утлары белән чыршы да әллә каян күренеп торды. Хәтта авыллардан шушы мәйданчыкны махсус карарга килүчеләр дә булды. Үз мәйданчыкларын бизәүгә елдан-ел зуррак игътибар бирүче агрофирма җитәкчелегенә, бу иҗади эшне башкаручыларга афәрин дими, ни дисең тагын?!
Авыл җирлекләрендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын - Кичкетаң авыл җирлеге (авыл башлыгы - Зөлфәт Нуриев),
II урын - Күләгәш, Иске Эсләк авыл җирлекләре (Юрий Васильев, Галимҗан Муллахмәтов),
III урын - Тирсә һәм Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре (Ләйсирә Нәфыйкова, Миңнехәлил Ногоманов).

"Кичкетаң авыл җирлегендә һәр оешма тирәсе матур итеп бизәлгән иде. Ә менә ял паркы янындагы мәйдан балалар да, өлкәннәр дә кызыксынып килердәй итеп ясалган. Биредә боздан крепость, төрле фигуралар ясау белән бергә, балаларның ялы турында да онытмаганнар. Менә дигән итеп шугалак, тау ясап куйганнар. Кыш буе авыл балалары рәхәтләнеп уйный ала биредә", - диде һәр авыл җирлегендә булып, Яңа ел мәйданчыкларын карап чыккан район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Ә менә үз оешмалары тирәсен бизәүгә салкын караган йә, булмаса, зәвык турында оныткан җитәкчеләргә уйланырга урын бар. Бу аеруча шәхси кибет хуҗаларына, эшмәкәрләргә кагыла. "Матурлык дөньяны коткарыр", диләр бит. Елга бер генә тапкыр була торган Яңа ел бәйрәмендә дә үзегезнең предприятие тирәсе көлеп, үзенә чакырып тормагач, нинди хуҗа инде сез?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев