Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Май чүлмәге тышыннан билгеле

Кемгә ничектер, әмма авыл урамнары буйлап йөргәндә, сала халкы кала халкына караганда барыбер тырышрак дигән фикергә киләм. Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең Яңа Бәзәкә җирлегендә узган күчмә утырышында моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Әгерҗедә үз йортлары белән яшәгән урамнарда кайбер шәхси хуҗалык каршында бил тиңентен алабута үсә....

Кемгә ничектер, әмма авыл урамнары буйлап йөргәндә, сала халкы кала халкына караганда барыбер тырышрак дигән фикергә киләм. Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең Яңа Бәзәкә җирлегендә узган күчмә утырышында моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык.

Әгерҗедә үз йортлары белән яшәгән урамнарда кайбер шәхси хуҗалык каршында бил тиңентен алабута үсә. Ә менә авылларда мондый ямьсез күренеш бик сирәк очрый.
Яңавылны элек тә бик матур, чиста авыл буларак белә идем. Дөрестән дә шулай. Авыл халкы төзелешләр алып барса да, капка төбендә төзелеш материаллары күрмәссең. Әнә, Молодежная урамындагы 19нчы йортта төзелеш материаллары ишегадына урнаштырылган. Хуҗасы вафат булган йортларның да капка төпләре чабылган һәм анда тәртип.
Тик, бу ни бу? "Бер б..лы сыер бөтен абзарны пычрата", диләр бит. Әнә Советская урамындагы 54нче йорт капка төбе дә урамның ямен алып тора. Быел биредә бер тапкыр да чүп үләнне чапмаганар, ахры.
- Хуҗасы читтән кайткан, беркемнең сүзе үтми аңа. Тыңларга да теләми, - ди авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Галиева.
Административ комиссия бу хуҗага язмача кисәтү язып калдырды. Әгәр хуҗа бу юлы да төкереп караса, аңа карата беркетмә төзергә, штрафка тартырга туры килер.
Авыл урамнары буйлап йөргәндә мондый ямьсез күренешкә тап булмадык. Комиссия әгъзалары Яңавыл халкының чисталык, тәртип яратуын, тырышлыгын, җирлек башлыгы Миңнехәлил Ногъмановның таләпчәнлеген мактап телгә алды. Кайбер авылларда гадәттә үзәк урамны карыйлар да, вак-төяк тыкрыкларны еш кына чүп үлән баскан, урамнары йөрерлек булмый. Ә биредә тыкрыкларда да тәртип. Яңавылда мәктәп һәм Мәдәният йорты артындагы мәйданны да ял итү зонасына әйләндергәннәр. Биредә чыршы һәм каен агачлары шаулап үсеп киткән. Авылда хәтта белдерүләр өчен дә махсус такта ясап куйганнар.
Яңавылда хәзер урта мәктәп юк. Әмма аның карамагындагы 3.3 гектар мәйдан башлангыч мәктәпкә калган. Биредә эшләүче хезмәткәрләр территорияне чәчәкләргә күмгәннәр. Нинди генә яшелчәләр үсми бакчада?!
- Ә менә бу буш мәйданда балалар өчен спорт мәйданчыгы булдыру уе белән йөрибез. РИТЭК конкурсында грант оту турында хыялланабыз, - ди мәктәп директоры Венера Гыйльметдинова.
Авыл буйлап йөргәндә йорт каршындагы бакчаларга да сокланып үттек. Һәрберсендә - чәчәкләр. Ишегаллары да чәчәкләргә күмелгән. Сабыйлар турында да онытмыйлар. Әнә, Фердинас Муллахмәтов һәм эшмәкәр Фәтхуллиннар үз йортлары каршына бик матур атынгычлар ясап куйганнар. Муллахмәтовларның капка төбендә футбол капкасы да бар хәтта.
Яңа Бәзәкәдә дә тырыш халык яши. Кырык якта кырык эшләре ярылып ятса да, биредә дә матурлык турында онытмыйлар.
Шулай да күңелләрен тырнап торучы проблемалары барлыгын да яшермәделәр. Яңавыл уртасында ук матур буа җәелеп ята. Тик ял итәргә килүчеләр аның ярларын ел саен чүпкә күмәләр икән.
- Быел да Сабантуй алдыннан шуннан ике машина чүп чыгарып түктек. Сабантуй мәйданын бүлеп алган рәшәткәләрне учакка ягарга да тартынып тормыйлар, - ди Миңнехәлил Ногъманов.
Авыл җирлеге башлыгының хуҗаларча карашы менә шулай һәр җирдә сизелеп тора. Җитәкчеләрнең һәм халыкның үзара аңлашып, килешеп яшәве дә һәр адымда тоемлана. Шуңа әлеге җирлеккә кергән авыллар башкаларга үрнәк булып торадыр да инде.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев