Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Майламасаң, арба да бармый

    Бу язманы әзерләгәндә берничә газета укучыбыздан "Сезнең ришвәт биргәнегез бармы?" дип сорагач, бер ханым: "Майламасаң, арба да бармый", - дип кенә җавап бирсә дә, аның тел төбен аңлау кыен түгел иде. Ришвәтчелек белән күпләр авырый Әйе, ришвәтчелек бүген заманыбызның иң авыр чиренә әйләнде һәм аны йоктыручылар да күбәйде. Сүз остасы...

    Бу язманы әзерләгәндә берничә газета укучыбыздан "Сезнең ришвәт биргәнегез бармы?" дип сорагач, бер ханым: "Майламасаң, арба да бармый", - дип кенә җавап бирсә дә, аның тел төбен аңлау кыен түгел иде.

    Ришвәтчелек белән күпләр авырый
    Әйе, ришвәтчелек бүген заманыбызның иң авыр чиренә әйләнде һәм аны йоктыручылар да күбәйде. Сүз остасы Җәвит Шакиров әйтмешли, "Казна акчасы күп булган җирдә саранчалар үрчи". Ә саранчаларның артуында үзебез дә гаепле. Сер түгел, күпләребез еш кына проблемаңны кемгәдер "төртмичә" генә хәл итеп булмый дигән фикердә. Әйдәгез, укучыларыбызның җавапларын тыңлап карыйк. Алар фамилияләрен күрсәтмәүне үтенделәр.
    ӘНИРӘ:
    - Иремә Казан хастаханәләренең берсендә катлаулы операция ясаттык. Әгерҗе табиблары юллама биргәндә "дәвалану бушлай", диделәр, әлбәттә. Әмма, ышанасызмы-юкмы, 50 меңнән артык акча кереп китте. Чөнки бу хастаханәгә "төртмичә" генә операциягә керерлек түгел. Андагы чиратны күргәч, бермәл телсез каласың. Авырулар хастаханә коридорларында яталар. Дөрес, бер табиб та турыдан-туры акча сорамый. Ләкин эш алга барсын өчен карточка эченә акча тыкмыйча, ерып чыгармын димә. Хастаханәне кичекмәстән киңәйтү юлын тапсын иде Татарстан җитәкчелеге.
    ДАМИР:
    - Табибларга күп йөрдем. Әгерҗенекеләргә бер тартма кәнфит тә биргәнем юк. Ә менә Чабаксар хастаханәсендә операция ясаткач, хатыным хирургка күчтәнәчкә биш килолы каз алып килгән иде. Күпме генә ялынсак та алмады. Югыйсә, кайбер түрәләр миллионлап алганда, урлаганда бер каз ришвәт түгел бит инде. Соңыннан әйттеләр, бу хастаханәдә табиблар бер әчмүхә чәй дә алмыйлар икән. Ришвәтчелеккә каршы көрәш анда бик каты куелган. Биредә авырудан бер тартма кәнфит алган яхшы табибны эшеннән чыгарган булганнар. Менә бу калганнарга зур сабак булган. Их, бөтен җирдә дә шулай булса иде...
    ЕКАТЕРИНА:
    - И-и, без биргән ришвәт затлы машина алырга җиткән булыр иде. Ике оныгыбызны юридик һәм икътисад факультетларына кертү өчен шактый акча түктек. Югыйсә, икесе дә бик яхшы укыдылар мәктәптә. Әти-әниләре абзар тутырып мал асрап җыйган акча шунда китте. Шунысы бар, оныкларым бюджет хисабына укып, ай саен стипендия алдылар. Ришвәт бирмәгән булсак, бу дәрәҗәле уку йортына керә алмаулары көн кебек ачык иде. Оныгыбызны армиядән алып калу өчен дә Удмуртиядә шактый акча китте. Түрәләрне үзебез бозабыз инде, акча биреп...
    Тагын без сорашкан өч укучыбызның җавабын язып тормыйм. Аларныкы да шундыйрак: кемдер баласын укырга керткәндә, кемдер шәһәр уртасында яхшы җир участогы алу өчен, берсе дипломлы улын акчалы эшкә урнаштырганда, үзләре әйтмешли, бераз "төрткән".
    Соңгы елларда Татарстанда нинди генә югары урыннарда утыручы түрәләрне ришвәтчелектә гаепләп, җинаять эшләре ачылмады. Әгерҗедә җылылык белән тәэмин итүче берничә оешманың берүк йонлы кулларда булып, халык түләгән акчага баеп ятуы, нәтиҗәдә, районның газ өчен муеннан бурычка батуы да - коррупциянең ачык мисалы. Алар пешергән ботка нәтиҗәсендә коммуналь хезмәтләр өчен намуслы түләп баручы гади халык биш ай буе кайнар сусыз тилмерде. Бөтен Татарстанга шау килгән бу ришвәтчелекнең җимешләреннән әлегә кадәр арына алганыбыз юк.

    Аноним хатлар да яза аласыз
    Гади халык үзе дә ришвәтчелек күренешләренә битараф. Ике ел элек район хакимиятендә, поликлиника, мәктәпләрдә ришвәтчелек күренешләренә тап булган гражданнар үтенечләрен язып салсын дигән максат белән махсус әрҗәләр куйдылар. Халык арасында ришвәтчелек турында имеш-мимешләр йөрсә дә әрҗәләргә ник бер хәбәр салсыннар.
    - Кемнеңдер эзәрлекләвеннән курыксагыз, бу әрҗәләргә аноним хатлар салсагыз да була. Без бит барысын да тикшерәчәкбез. Аноним хатлар да кайчак коррупциягә вакытында киртә куярга ярдәм итә, - ди корупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Айгөл Чураева.
    Узган атнада Алабугада "Татмедиа" җәмгыяте, хакимият вәкилләре, журналистлар катнашында узган коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган зона семинарында да Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов:
    - Ришвәтчелеккә каршы иң төп корал - булган фактларны ачыктан-ачык күрсәтү, халыкка игълан итү, үтә күренмәлелек, - диде.
    Район газетасы да ришвәтчелекне фаш итүдә зур ярдәм күрсәтә ала. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында аноним хатларга урын бирү максатында махсус рубрика ачарга булдык. Хатларны кемгәдер яла ягу, үч алу максаты белән язмассыз дип ышанабыз. Ришвәтчелекк турында хәбәрдар булсагыз яки ниндидер проблемагызны хәл итү өчен акча таләп итсәләр тиз арада төгәлрәк итеп бу турыда фамилиягезне куймый язсагыз да була. Бу хатлар газета битендә урын алыр димибез. Әмма алар тикшерү өчен хокук саклау органнарына җибәреләчәк.
    Президент каршындагы әлеге идарә начальнигы Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы көрәшкә районнардагы иҗтимагый советларны да актив кушылырга чакырды:
    - Бу советларга хакимияттән читтәрәк торган, актив, абруйлы, гадел, үз сүзен курыкмый, кистереп әйтә торган кешеләрне сайлап куярга кирәк, - диде ул.

    Иҗтимагый совет халык үтенечен тыңлый
    - Иҗтимагый советның яңа составы безнең районда да расланды. Совет белән әфганчы якташыбыз, белеме буенча юрист Рафис Муллахмәтов җитәкчелек итә. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә, профилактик эш алып баруда бу совет әгъзаларына өмет баглыйбыз, - ди Айгөл Чураева. Заманыбызның каты авыруына әйләнгән коррупциягә каршы көрәш Татарстанда көннән-көн киңрәк колач җәйгәнен күреп торабыз. Аның тамырына тиз генә балта чабып булмаса да, бу чирне йоктырганнар белән көрәштә бердәм булсак кына ул нәтиҗәле булыр.
    Хөрмәтле якташларыбыз! Әгәр сез ришвәтчелек күренеше белән очрашасыз яки бу турыда дөрес мәгълүматыгыз бар икән, ышаныч телефонына шалтыратыгыз: район хакимиятендә - 21560, прокуратурада - 21944.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: