Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәдьярдә яшәүче әбиләр кыш чыгарга шәһәргә китәләр

Ничек ташлап китим сине, авылкаем

Күп еллар инде Салагыш авыл җирлегенә керүче кечкенә генә Мәдьярдә яшәүче өлкәннәр язын гомер иткән нигезләренә кайталар да, кышка калага – балаларына юл тоталар. Бу көннәрдә аларның нәкъ менә шундый чагы: сумка-чемоданнарын җыялар, кышка дип әзерләгән кайнатма-салатларын тутыралар.

Хуҗалыктагы соңгы эшләрне дә тәмамларга тырышалар. 

Юл өстендә булмагач, бу авыл турында күпләр ишетеп кенә беләләрдер. Мәдьяр ул – Әгерҗедән сиксән чакрым ераклыкта, керсәң чыга алмаслык куе урман эченә урнашкан татар авылы. Олы юлдан кергәндә ике яклап алтынга төренгән каен, усак, юкә агачлары да, мәңге яшел нарат-чыршылар да озатып бара.

Заманында авылда Пушкин исемендәге колхозның бригадасы да эшләгән, кибет, клуб, медпункт та булган. Узган гасырның 90нчы елларында кырыктан артык кеше гомер кичерде, ди авыл өлкәннәре. 

Ә хәзер... Гомерләре буе шушы авылда яшәгән өч әби һәм читтән кайткан берничә гаилә бар. Бер гаиләдән кала, калганнар кышка шәһәргә китәргә җыеналар. 

Фәния апа ФӘЙРУШИНА белән Илсөяр апа АБДУЛЛИНА гомер буе күрше булып яшиләр. Кем әйтмешли, шатлыклары да, борчулары да уртак аларның. Бер-берсенең өендәге хәлләрдән дә хәбәрдар, балаларының тормышлары белән дә һәрвакыт кызыксынып торалар. Шунысы да игътибарга лаек, алар озак еллар бергә терлекчелектә үгезләр симертүдә эшләгәннәр. Икесе дә – “Коммунистик хезмәт ударнигы“ күкрәк билгеләренә лаек. Капкаларына эленгән әлеге язуның төсләре җуелса да, хезмәт еллары күңелләрендә саклана аларның. 

–    Иртәнге сәгать биштә фермада була идек. Кешедән калышмыйк дип җан-фәрманга тырышып эшләдек, – ди Фәния апа. 

–    45 ел хезмәт стажы туплап пенсиягә чыктым. Эшебез авыр булса да, бер генә дә зарланганыбыз булмады, – ди Илсөяр апа да елмаеп. 
...Алар икесе дә – күрше авыл кызлары. Фәния 19 яшендә Салагыштан Мәдьяргә килен булып төшкән. Уразай кызы Илсөяр дә бик яшьли шушы авыл егетенә кияүгә чыккан. Икесенең дә гаиләсендә икешәр бала үскән. Фәния апаның – ике кызы, Илсөяр апаның ике улы бар. 
74 яшендә булса да, Илсөяр апа умарталар тота, тавык-чебешләр үстерә. Фәния апа быел 85 яшен тутырган. Ул да тик торуны белми. Бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә. 

–    Җиләк-җимеш дигәннән, без оҗмахта яшибез бит, балам. Барысы да – җиләге дә, гөмбәсе дә кул сузымында гына, – ди Фәния апа. 
Яз, җәй, көзне, әнә шулай, бергә уздыралар бу апалар. Атнага бер тапкыр автолавка килгән көнне тәм-томнар сатып алып, кара-каршы утырып, гөрләшә-гөорләшә чәй эчәләр. 

–    Кирәк-яракны балаларыбыз шәһәрдән дә алып кайта. Ә бу күчмә кибет йөрүе – үзе бәхет. Ул киләсе сишәмбе көнне көтеп алабыз, – диләр авыл өлкәннәре. 
Райондагы бөтен авылда диярлек газ янганлыктан, күпләр мичкә ягуны онытып та бетергәннәрдер инде. Ә Мәдьяр апалары гомер буе кышлык утынны йә әзерлиләр, йә сатып алалар. Ризыкны баллонлы газ плитәсендә пешерәләр. 

–    Кышын мичкә ягу авыр. Әгәр шул мәшәкать булмаса, бәлки авылдан китмәс тә идек, – диләр алар. 
Китү турында сүз чыккач йөзләрен моңсулык биләп алды аларның. 

–    Дистә еллар күчмә кошлар кебек яшәсәк тә, күнегеп булмый. Чит-ят кулларга түгел, үз балаларыма китсәм дә, 66 ел гомер кичергән өемне бер генә көнгә дә ялгыз калдырасым килми, – ди Фәния апа уфтанып.

–    Биредә туып-үсмәсәк тә, килен булып төшкән җиребездә таш булдык. Мәдьяр туган авылыбыз кебек якын. Биредә ирләребез белән бик матур гомер кичердек, балалар үстердек, йортлар төзедек. Биш айга гына китәбез, әмма берничә генә сәгатькә дә ишеккә йозак эләсе килми, – ди Илсөяр апа да. 

Ул кыш чыгарга Әгерҗедәге фатирына “күченәчәк“. 

–    Бер-беребез белән апалы-сеңелле кебек яшәгәнгәдер, киткәч тә хәбәрләшмичә тора алмыйбыз. Көн саен телефоннан сөйләшәбез. Әлбәттә, сүз үзеннән-үзе Мәдьяребез, авылдашларыбыз белән бәйле хатирәләр, су ала торган чишмәбезгә барып тоташа, – ди Фәния апа. 

Чишмә дигәннән, биредә нефтьчеләр төзекләндергән бик матур чишмә бар. Аның суын эчәргә хәтта кыргый җәнлекләр дә килә, диләр апалар. Авылда поши, куян, кабан, төлкеләргә күптән ияләшкәннәр инде...

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев