Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мең рәхмәткә ия табиб

    Узган елның язында хастаханә ишек алдында сөйләшеп торган ике-өч табиб яныннан исәнләшеп узып киткәндә, Расим НИЗАМБИЕВ кочаклап ук алды. "Рәмзия, онытмадыңмы, киләсе язда миңа алтмыш тула бит", - диде. - Юк, онытмадым, Аллаһ боерса, газетага да язам әле Сезнең турыда, - дигән идем шул чакта. Кем уйлаган, бик тә абруйлы...

    Узган елның язында хастаханә ишек алдында сөйләшеп торган ике-өч табиб яныннан исәнләшеп узып киткәндә, Расим НИЗАМБИЕВ кочаклап ук алды. "Рәмзия, онытмадыңмы, киләсе язда миңа алтмыш тула бит", - диде.
    - Юк, онытмадым, Аллаһ боерса, газетага да язам әле Сезнең турыда, - дигән идем шул чакта.
    Кем уйлаган, бик тә абруйлы бу табиб узган җәйнең кыл уртасында арабыздан китеп барыр дип. Районда аны белмәгән, аралашмаган кеше булмагандыр. Чөнки гомерендә бер тапкыр да теше сызламаган кеше сирәктер. Шул кечкенә генә теш авыртып интектергәндә дөньяның матурлыгы да күзгә күренми бит. Мәңге туктамас кебек тоелган теш авыртуыннан коткарган ак халатлы табиб тылсым иясе булып күренә. Ачык йөзле, тәмле сүзле генә түгел, теш табибына бик кирәкле көчле кулларга да ия иде Расим. Егылып йә сугышып сынган чигә-яңак сөякләрен дә күпме ялгады ул. 23 ел буе өч чатлы нерв ялкынсынуыннан интеккән әнкәйгә ял көнендә, төннәрен дә килеп ярдәм итеп, өч тапкыр операция ясады.
    Үзем белән булган бер кызык хәл дә - истә. Шулай бервакыт теш алдырырга бардым. Теш төбенә укол кадагач, икебез дә сөйләшепргә яратучылар, әңгәмә корып утырабыз. Инде уртым "агачланды", тел көрмәкләнә, үзем һаман җавап биреп утырам. Шунда Расим шәфкать туташы Аидәгә борылып:
    - Кара әле моны, һаман сөйләшә бит! - диде. Ул авыртуны баса торган уколның тәэсирен белер өчен сөйләштереп утырган икән.
    Кырык елга якын туган Әгерҗебездә игелекле хезмәт күрсәтте ул. Районның әйдәп баручы стоматологы буларак, атналар буе зур авылларда, мәктәп-бакчаларда, хәтта терлекчелек фермаларында да теше сызлаганнарга ярдәм күрсәтте. Авыруларга гына түгел, яшь хезмәттәшләренә дә игътибарлы, бай тәҗрибәсен алар белән бик теләп уртаклаша иде. Теш табибы Ленар Хөснетдинов:
    - Расим Разиевичны искә төшермәгән көнебез юк, аның арабызда булмавы үзен бик сиздерә, - ди.
    Расим белән Казан медицина университетында бер курста укыган, аннан соң аның тәкъдиме белән Әгерҗегә эшкә килгән Рәфикъ Шакиров та дустын югалтуны бик авыр кичерде.
    - Студент елларыннан башланган дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте. 1977 елда җиде табиб Әгерҗегә эшкә кайттык. Әле эшкә урнашкан көннәрдә мин Расимнарда тордым. Аның әти-әнисе яңадан фатир табарга булыштылар. Бик эш сөючән, сүз тыңлаучан, "юк" дип әйтүне белми торган кеше иде дустым. Төнлә чакыралармы, бәйрәмдәме ул һәрвакыт авыруга ярдәмгә ашыкты. Аның турында күңелләрдә һәрвакыт матур истәлекләр генә сакланачак, - дип искә ала ул.
    Абыйсы Радик үрнәгендә теш табибы һөнәрен сайлаган Расим, кызы Ренатаның да бу белгечлекне сайлавына бик куана иде. Димәк, династия дәвамчысы бар.
    Хатыны Эльмира очрашкан саен:
    - Расимсыз тормышка һаман да ияләнә алмыйм, бик юксынам, сагынам, - ди авыр сулап. Нишлисең, кемдер алданрак китә, иртәрәк китеп барды шул Расим.
    Авырулардан ишеткән рәхмәт сүзләре, игелекле гамәлләре дога булып ирешсен аның рухына. Без сине онытмыйбыз, Расим Разиевич!
    Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: