Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәктәп кошларын җыйды

60 ел элек бу мәктәптә беренче укучыларын дәрескә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлый. 60 елдан соң менә тагын үзенең олы юбилеена килгән кадерле шәкертләрен чакырып чыңлады бу кыңгырау. 3нче мәктәпнең олы юбилеена багышланган кичәнең башлануын белдереп кыңгырау шалтырату хокукы элекке шәкертләре әтиле-уллы Александр-Дмитрий һәм бабасы, әтисе укыган мәктәптә белем алучы Елизавета...

60 ел элек бу мәктәптә беренче укучыларын дәрескә дәшеп тәүге кыңгырау чыңлый. 60 елдан соң менә тагын үзенең олы юбилеена килгән кадерле шәкертләрен чакырып чыңлады бу кыңгырау.
3нче мәктәпнең олы юбилеена багышланган кичәнең башлануын белдереп кыңгырау шалтырату хокукы элекке шәкертләре әтиле-уллы Александр-Дмитрий һәм бабасы, әтисе укыган мәктәптә белем алучы Елизавета Еникеевага бирелде. Әнә шулай, берничә буын укучыларын үз канаты астына җыйды мәктәп бу кичне. Сабакташ дусларның кочаклап күрешүләре, ветеран укытучыларын иңнәреннән кочып рәхмәт әйтүләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк итүләр, "Ә син хәтерлисеңме?.." дип мәктәп еллары турында хәтер яңартулар... Иң бәхетле мәктәп еллары онытыламы соң инде?! Ничәмә буын балаларга белем биргән ветеран педагогларның 30-40 ел элек мәктәп тәмамлаган укучыларын танып, исемнәре белән дәшүләренә ничек сокланмыйсың инде! Бу кичне укучылары белән очрашкан пенсионер укытучылар да яшәреп киткәндәй булдылар, ә сабакташлар яңадан малайлар һәм кызларга әйләнделәр.
Балачакка кайтып килик әле
3нче шәһәр мәктәбенең бүгенге укучылары укудагы, футбол, баскетбол, кул көрәше, хоккейдагы, сәхнәдәге уңышлары белән таныштырганда, осталыкларын күрсәткәндә кунаклар үзләренең мәктәп елларын кат-кат күз алдыннан үткәргәннәрдер.
Ә бүгенге тарихи очрашуга хәтта 50 ел элек мәктәп тәмамлаган Аза Баһаутдинова да килгән иде. 25 ел элек шушы мәктәпне тәмамлап чыккан Илшат Гайнетдинов "Бүгенге мәктәп бик матур булса да, безнең өчен элекке агач мәктәп кадерле. Чирек гасыр үтсә дә, аның без чабып йөргән коридорлары, баскычлары, һәр кабинет - күз алдында. Хәзерге кебек уңай шартлары булмаса да, анда безнең иң күңелле балачагыбыз, яшүсмер елларыбыз үтте. Мин туган мәктәбемнең бүгенге уңышларына, спорт ярышларында җиңүләренә һәрвакыт сөенәм, "безнекеләр!" дип горурланам. Безне чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен тырышкан укытучыларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иям", - диде. Бу көнне иң җылы сүзләр, әлбәттә, ветеран мөгаллимнәр адресына яңгырады. Аларның исемнәрен атаганда зал көчле алкышлардан тынып тормады. Мәрхүмнәрен исә бер минут тынлык белән искә алдылар.
Мәктәпне юбилее белән котларга район башлыгы Фәрит Габбасов, Горький тимер юлының баш инженеры Александр Рябков та килгәннәр иде. Алар шәһәребезнең бик күп тармакларында һәм тимер юлда бу мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларның үрнәк күрсәтеп эшләүләре турында горурланып сөйләделәр. Бүгенге мәктәпнең уңышлары өчен укытучылар коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.
60 ел дәвамында 3нче мәктәпнең штурвалын үз кулында тоткан директорлар турында да истәлекләр яңгырады. Менә алар: Никольская, В. Широкова, А.Луговская, В.Репин, И.Зайцев, А.Шаварин, Ф.Фәйзуллин, С.Галиев һәм менә 6 ел инде мәктәп Резеда Фәрхетдинова җитәкчелегендә яңа үрләр яулый.
1980-1996 елларда директор булган Анатолий Иванович Шаваринның мәктәп юбилеена Мәскәү өлкәсеннән кунакка кайтуы аеруча дулкынландыргыч булды. Бергә эшләгән хезмәттәшләре дә, элекке укучылары да ветеранны килеп кочаклыйлар. Ул сәхнә түренә чыгып баскач, зал озакка сузылган алкышларга күмелде. Мондый хөрмәттән Анатолий Ивановичның да тамагына төер тыгылды. Бу мәктәптән аерылуына 16 ел узгач та шулай дәррәү кул чабып каршы алуларына 77 яшьлек ветеранның ничек күңеле тулмасын инде?! Анатолий Иванович бик күп хатирәләре белән уртаклашты. "Күмер белән җылытыла торган мәктәптә миңа, директорлыктан тыш, завхоз да, кочегар да, прораб та булырга туры килде. Хезмәтем бик тынгысыз, җаваплы булса да, педагогик коллективның көчле, дус, бердәм булуы нәтиҗәсендә эшләве рәхәт иде. Шуңа күрә мин очрашуга килгән ветеран хезмәттәшләремә бүген дә ихлас рәхмәтемне җиткерәм", - диде ул. Әгерҗедән күчеп китүләренә ничә еллар узса да, мәктәбен, элекке хезмәттәшләрен сагынып, матур хатирәләр белән яшәвен дулкынланып сөйләде ветеран директор.
Кунакларның күбесе гомергә онытылмас матур хатирәләр калдырган пионер һәм комсомол сафларында тәрбияләнгән буын иде. Менә шул чорларны хәтерләтеп, залга барабан кагып, быргы кычкыртып, дружина байрагы күтәреп кызыл галстуклы пионерлар килеп керде. Алар бу мәктәптә озак еллар пионервожатый булып эшләгән Галина Андреевнага рапорт бирделәр. Залда барыбыз өчен дә бик якын булган "Взвейтесь кострами" җыры яңгыраганда, һәркем пионерда булган чакларын күз алдына китергәндер. Күңелдә менә шундый матур хатирәләр яңарткан мизгелләргә бик бай булды 60 еллык юбилей очрашуы. Шушы еллар дәвамында канат куеп очырткан йөзләгән кошларын бу кичне үз канаты астына җыйган өчен һәркем мәктәп җитәкчелегенә, укытучылар колективына, рәхмәт әйтеп: "Без хушлашмыйбыз, саубуллашабыз гына. Без сиңа тагын килербез әле, мәктәп", - диде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев