Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мең төрле вазифа

Ферма мөдире, осеменатор, мал табибы... Эш урынындагы әлеге хезмәтләр һәм йортындагы тавык та чүпләп бетермәслек мең төрле мәшәкать... Аның өстенә авыру әнисе дә бар бит әле. Бу кечкенә генә ханымга бик күп түгелме соң бу кадәр эш-мәшәкать?! Юк, ул зарлануны белми. Кычкырып елыйсы килгән вакытта да теш кысып түзә белә....

Ферма мөдире, осеменатор, мал табибы... Эш урынындагы әлеге хезмәтләр һәм йортындагы тавык та чүпләп бетермәслек мең төрле мәшәкать... Аның өстенә авыру әнисе дә бар бит әле. Бу кечкенә генә ханымга бик күп түгелме соң бу кадәр эш-мәшәкать?!
Юк, ул зарлануны белми. Кычкырып елыйсы килгән вакытта да теш кысып түзә белә. Бик тә сабыр, түзем. Шундый икәнлеге йөзенә чыккан Вәзирә ханымның. Ул гомере буе ат урыныа җигелеп эшләгән. Хәзер дә көн саен иртәнге сәгать 4тә аяк өстендә, төнге 11-12сез башын мендәргә терәү юк. "Ялгыз тормыш көтүләре, ай-һай, авыр шул", диярләр кайберәүләр. Ә ул елмаеп:
- Мин күнеккән инде. Гомерем буе тормыш дилбегәсен ялгызым тарттым. Минем гайбәт җыеп йөрергә, акыл сатарга, ирле кешеләр тормышына көнләшеп, кызыгып яшәргә вакытым юк, - ди ул.
Әйе, күп еллар "Агрохимсервис" җәмгыятенең "Наҗар" ширкәтендә ферма мөдире булып эшләүче Вәзирә ФӘРХЕТДИНОВА борчу-хәсрәтләрен эш белән җиңә белгән. Аның һәр минуты - исәптә. Кояш белән торып, үзенең ике сыерын сава, бозауларын карый, исәбе-саны булмаган тавыкларын ашатып, авыру әнисенә даруын биреп, чәй эчертеп эшкә йөгерә. Аннан ферма маллары янында мәш килә. Кайсын сыйпап, кайсысы белән сөйләшеп ничек төн уздыруларын "белешә". Терлекчеләрне каршы алып хәлләрен сораша. Кемгә күрсәтмә биреп, кем беләндер киңәш-табыш итешеп, документлар тутырып иртәнге савым беткәнче фермада була. Аннан тагын өй мәшәкатьләре, кичке савым, мал карау... Әнисе белән дөнья, авыл хәлләрен сөйләшеп алу. Җәй буе бакчасындагы бал кортлары белән мәш килү... Көн артыннан көн, әнә шулай, сизелми дә узып китә. Эш-мәшәкать диеп гомеренең уртасына килеп җиткәнен дә сизмәгән Вәзирә ханым.
- Мин менә шушы тынгысыз тормыштан ямь табам, кул кушырып утыруны күз алдына китерә алмыйм. Җитешәм, бакчасын да үстерәм, йортымны да тәртиптә тотарга тырышам, малларны да әле бетерергә уйламыйм. Сыерсыз көн - сыйсыз икәнен дә яхшы аңлыйм. Сөт сатып аз-маз файдасы да кала бит әле, - ди ул.
Аңа да яшьлегендә күп кенә ахирәтләре кебек үзен шәһәр тормышы белән бәйләргә булгандыр. Әмма авылга гашыйк кыз тынгысыз шәһәр "казанында" кайнауны күз алдына да китерә алмый.
- Әгерҗегә барсам да, башым авырта башлый. Шәһәр җирендә ничек яшиләр икән дип аптырыйм, - ди ул.
Әсән авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белгечлеге алгач та туган авылына кайтып эшкә урнаша. Шулай да берничә елга колхозны балалар бакчасына алыштырырга туры килә әле аңа. Наҗарда балалар бакчасы ачылгач, яшь балалы ананы бирегә мөдир итеп билгелиләр. Әмма берничә елдан кабат яраткан эшенә килә һәм шунда төпләнеп тә кала. Хәзерге вакытта "Наҗар" ширкәтендә 450 баш мөгезле эре терлек. Шуларның 200е - сыерлар. Вәзирә ханымга 20 терлекченең эшен дә контрольдә тоту йөкләнгән.
- Бездә ялкауларга урын юк. Эчеп-исереп йөрүчеләргә дә. Командабыз нык, тырыш. Барысы да - үз эшләренең осталары. Кырысрак характерлылар белән дә уртак тел табабыз. "Агрохимсервис" җитәкчесе Адил Латыйпов, идарәче Ирек Сабирҗанов эш кешесенең кадерен беләләр, ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Җитәкчелек шулай кайгыртканда безнең дә алар йөзенә кызыллык китерәсебез килми. Эшебез җырлап бара дип курыкмыйча әйтә алам, - ди ул.
Моннан 5 ел элек "Деловаль" саву җайланмасын куйгач, сыер савучыларның хезмәте күпкә җиңеләйгән. Аңа кадәр көянтәләп сөт ташыган булсалар, хәзер "ул вакытлар әллә кайда калды" дип сөенәшәләр. Савымчыларның һәрберсе иртәле-кичле 50шәр сыер сава. Айсылу Закирова, Алсу Җәлилова, Альбина Камалиева, Земфирә Саматова - барысы да эш өчен яратылганнар. Ферма юллары тәртипкә китерелгәнгә дә сөенеп туялмыйлар эшчеләр. "Хәзер эшкә туфли белән дә килергә була", - диләр елмаешып. Быел фермаларга ремонтны да биредә эшләүче ир-егетләр үзләре ясаганнар.
- Шабашникларга караганда үзебезнекеләрнең эше күпкә сыйфатлырак булды, - ди Вәзирә ханым.
Терлекләргә азык мулдан хәзерләнгән. Сенаж, силос, печән, салам, ашлык - барысы да җитәрлек. Яшь бозауларга да, сыерларга да төрле витаминлы үлән төнәтмәләре эчертәләр, җәй буе әзерләгән витаминлы үләннәрне дә яратып ашыйлар малкайлар. Шуның файдасыдыр инде, яшь бозаулар арасында үлем-китем очраклары юк.
Вәзирә ханым белән эш турында сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга була. Тәмен белеп, яратып сөйли ул. Әмма аның вакыты санаулы. Аны тынгысыз эшеннән соң өендә әнисе, шәһәрдән кунакка кайткан кызы Вәсилә белән әле сентябрь аенда гына туган оныгы Гүзәл көтә.
- Нәни оныгым янында бөтен мәшәкать онытыла. Яраткан эшем, әнием, кызларым - бөтен шатлыгым, куанычым минем, - диде ул саубуллашканда.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев