Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәңге яшәр безнең батырлар!

"Алтын йолдыз" медале, Ленин, ике Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Советлар Союзы Герое Асаф АБДРАХМАНОВның исемен туган төбәгебездә мәңгеләштереп, Иж-Бубый мәктәбендә узган атнада күренекле батыр якташыбызга истәлек тактасы ачу тантанасы булды. "Бер ел элек хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Бубилар мирасы" оешмасы җитәкчесе...

"Алтын йолдыз" медале, Ленин, ике Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Советлар Союзы Герое Асаф АБДРАХМАНОВның исемен туган төбәгебездә мәңгеләштереп, Иж-Бубый мәктәбендә узган атнада күренекле батыр якташыбызга истәлек тактасы ачу тантанасы булды.
"Бер ел элек хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Бубилар мирасы" оешмасы җитәкчесе Раиф Гәрәев белән Асаф Котдусович истәлегенә мемориаль такта ачарга дип планлаштырган идек һәм бу хыял, ниһаять, тормышка ашты", - диде оешманың җитәкчесе Рафис Муллахмәтов. Ә истәлек тактасын нәкъ менә декабрь аенда куелуы юкка гына түгел: 20 декабрьдә Асаф Абдрахмановның туган көне.
Әгерҗедә укытучылар гаиләсендә туса да, Асафның үсмер еллары Иж-Бубыйда уза. Ул шушы авыл мәктәбендә белем ала. Аннан авиация техникумында укыганнан соң Казанда хәрби самолетлар төзүдә эшли. Сугыш башлангач та, фронтка җибәрүләрен сорап, иң беренчеләрдән булып гариза яза. 1942 елны лейтенант Асаф Абдрахмановны Азов флотилиясе частена хезмәт итәргә җибәрәләр. Яшь офицерны бронекатер командиры итеп билгелиләр. Диңгезчеләргә авыр бәрелешләрдә катнашырга, Керчь ярымутравына десант төшерүдә аеруча фидакарьлек күрсәтергә туры килә. Десант төшерү операцияләрендә командир Асаф Абдрахманов оста командалык итә, дошман уты астында зур кыюлык һәм батырлык күрсәтә. Иң мөһиме - Керчь ярымутравына десант төшерү заданиесен алгач та, бронекатер сугышчан заданиене үтәү өчен бик ныклап әзерләнә. Катер дошманның көчле уты астында әлеге ярымутрауга бер-бер артлы 12 рейс ясый. Шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен бронекатер командиры Асаф Абдрахмановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыш тәмамлангач та, герой диңгезче гомере буе үз һөнәренә тугры кала.
Якташыбыз белән районда гына түгел, ул белем алган Казан авиация институтында да горурланалар. Аның истәлегенә әлеге уку йортында да мемориаль такта куелган. Асаф Абдрахманов Севастопольдә яшәсә дә, туган ягына беркайчан да эз суытмады. Кунакка кайтканда Иж-Бубый мәктәбендәге очрашуларда укучыларга үзе узган данлы юллар турында сөйләде. Туганнары Рамил Мөхәммәтҗанов һәм Эрнест Фәхретдинов та батыр абыйлары белән горурлануларын белдерделәр һәм аның бик тә туган җанлы, мәрхәмәтле булуын искә алдылар.
"Районыбыздан чыккан Советлар Союзы Геройлары Гали Шәмсетдинов, Борис Шабалин һәм... Солтанов истәлегенә дә шундый мемориаль такталар ачарга кирәк", - дигән тәкъдимен җиткерде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов әлеге очрашуда.
Тантанадан соң, мәктәптә Асаф Абдрахманов турнирына волейбол ярышлары узды. Анда "Хәрби туганлык" оешмасы - I, Иж-Бубый яшьләренең "Татарстан" командасы - II һәм "Ижстройсервис" ширкәте III урын яуладылар. Җиңүчеләргә "Бубилар мирасы" һәм "Хәрби туганлык" оешмалары, Иж-Бубый авылыннан Вәсил Нәфыйков әзерләгән бүләкләр тапшырылды. "Батыр якташыбыз истәлегенә әлеге турнир ел саен уздырылачак", - диделәр аны оештыручылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев