Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өметсез шайтан гына

Кырынды авыл җирлеге Советының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында моннан ике ел элек ябылган урта мәктәпне кире кайтарырга дигән сүзләр кат-кат яңгырады. Ләкин Кырынды халкы, бигрәк тә авылның мөхтәрәм аксакаллары, туры әйткәнем өчен, зинһар, гафу итсеннәр. Яраткан язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевның яраткан сүзләре белән әйтсәк, "Врәд ли, егетләр..." -...

Кырынды авыл җирлеге Советының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында моннан ике ел элек ябылган урта мәктәпне кире кайтарырга дигән сүзләр кат-кат яңгырады.

Ләкин Кырынды халкы, бигрәк тә авылның мөхтәрәм аксакаллары, туры әйткәнем өчен, зинһар, гафу итсеннәр. Яраткан язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевның яраткан сүзләре белән әйтсәк, "Врәд ли, егетләр..."
- Тып-тын калган мәктәп яныннан узганда йөрәкләр сыкрый, күңел тула. Мәет чыккан йортны хәтерләтә ул. Шундый зур авылда мәктәпне ябып, түрәләребез бик нык ялгышлык эшләделәр, - диде аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев сыкранып. Аның сүзләрен мөхтәрәм хезмәт ветераны Мөхтәр ага Шабаев, хәзрәт Мөбин ага Кәримуллин һәм башкалар да күтәреп алдылар. Заманында шаулап торган, Мөхтәр ага әйтмешли, районга 25 колхоз рәисен үстергән мәктәпнең ташландык хәлдә калуы өлкән буынның күңеленә һич тә тынычлык бирми. Ә әти-әниләрне 32 баланың күрше Кичкетаңга суык автобусларда йөреп укуы бик борчый. Киләсе уку елында беренче сыйныфка 11 бала керәчәген дә әйттеләр алар. Ләкин аннан соң балалар саны гел кимүгә генә бара шул. Әнә, җирлек башлыгы Илназ Закиров узган ел нибары 3 сабый тууын, 17 кешенең вафат булуын хәбәр итте.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина Кырынды мәктәбен яңадан эшләтә башлау өчен ремонт эшләренә, җиһазга, хезмәт хакына якынча күпме акча кирәген исәпләп күрсәтте. Сумма миллионнар белән исәпләнә. Район бу кадәр чыгымнарны берничек тә үз җилкәсендә күтәрә алмый. Республика казнасында аз балалы урта мәктәпләрне тотарга акча юк.
- Ә Кичкетаң мәктәбендә укытуны заман таләпләре кысаларында оештыру өчен соңгы ике елда зур эшләр башкарылды. Капиталь ремонт ясалды, башлангыч сыйныф, технология, химия, физика кабинетлары бирелде. Бай тәҗрибәле укытучылар белем бирә. Балаларыгыз бер дә үги түгел бит бу мәктәптә, - дип халыкны тынычланырга чакырса да залдагылар әле дә өметләрен өзмәүләрен әйттеләр. Алар җыелышта катнашкан район башлыгы Валерий Макаровтан да, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногомановтан да бу проблеманы хәл итүдә ярдәм сорадылар.
- Сезнең үтенечне республика җитәкчелегенә тагын бер тапкыр җиткерербез, - диюдән узмадылар җитәкчеләр.
Кем белә, өметсез шайтан гына, диләр бит...
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев