Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мөгаллимнәр озын ялга китә

Теге бер мәзәктәгечә, мин кышын - агроном, җәен укытучы булыр идем. Чөнки агроном - кышын, укытучы җәен рәхәтләнеп ял итә. Бу көннәрдә укытучыларның күбесе 56 көнлек озын ялга китә башлады. Алар кайларда ничек ял итәргә җыеналар икән? Людмила МАРКИТОНОВА - Сарсак-Омга лицее: - Минем өчен иң рәхәт ял - туган...

Теге бер мәзәктәгечә, мин кышын - агроном, җәен укытучы булыр идем. Чөнки агроном - кышын, укытучы җәен рәхәтләнеп ял итә. Бу көннәрдә укытучыларның күбесе 56 көнлек озын ялга китә башлады. Алар кайларда ничек ял итәргә җыеналар икән?

Людмила МАРКИТОНОВА - Сарсак-Омга лицее:
- Минем өчен иң рәхәт ял - туган авылымда, үз өемдә. Кайберләрегез авылда үз хуҗалыгыңда нинди ял инде ул, бакча, маллар, аш бүлмәсендә көндәлек хатын-кыз мәшәкатьләре дияр. Миңа нәкъ менә шулай юл мәшәкатъләре күрмичә, тыныч кына үз көемә йорт эшләре белән шөгыльләнү, Ижаудан кайткан алты яшьлек оныгым белән мәш килү ошый да инде. Сыер-бозауларны карау - ирем белән улым өстендә. Малларның бер мәшәкате дә тими миңа. Хәзер Никольск ягына җир җиләгенә йөри башлыйбыз. Менә шундый ял күңелемә бик тә хуш килә. Бер елны Соль-Илецкига барган идек. Ял ошады, әмма өйдә тынычлап ял итүгә җитми икән дигән нәтиҗәгә килдем. Кем ничектер, ә минем яшь барган саен озын юлларда йөрисем килми.

Раушания ГЫЙМРАНОВА - Көчек мәктәбе:
- Быелгы җәйге ялымда гаиләбезне күңелле мәшәкатьләр көтә әле. Ураза тәмамлангач, август башында Казандагы укытучы кызыбыз Гүзәлнең Азнакай егете Илнур белән никахы була. Ә аннан соң Азнакайга туйга барабыз. Мин, гомумән, җәен Гүзәлебез - Казаннан, Миләүшәбез Чаллыдан безнең янга кайткач, алар белән өйдә бергәләп ял итәргә яратам. Миңа санаторийлар да, чит илләр дә кирәкми...
Сүз уңаеннан, бүген, 25 июньдә, Көчек мәктәбеннән бер төркем хезмәттәшләрем автобуста Санкт-Петербургка сәяхәткә чыгып китәләр. Имин юллар телик аларга.

Рөстәм ГОБӘЙДУЛЛИН - 2нче мәктәп директоры:
- Без июль башларында дүрт гаилә машинада Башкортостан, Оренбург якларына сәяхәткә чыгарга ниятләп торабыз. Бу якларның табигате гаҗәп матур диләр бит. Андагы мәһабәт тауларны, тау куышларын, очсыз-кырыйсыз Ырымбур далаларын үз күзләребез белән күрәсе килә. Якын дуслар белән мондый озын юлга чыгып сәяхәт кылу, ял итү - үзе бер романтика.
Елена КОНДРАШИНА - 4нче мәктәп укытучысы:
- Әле генә кызыбыз Ксюша мәктәпне медальгә тәмамлады. Җәйге ялым аны укырга урнаштыру мәшәкатьләре белән башланып китә. Аның хыялы - техник вузга керү. Кызыбызны укырга урнаштыргач, гаиләбез белән Төркиягә ял итәргә барырга уйлап торабыз. Мин җәен өй мәшәкатьләреннән, бигрәк тә аш-су әзерләүдән арынып, гаилә белән чит җирләрне күреп, диңгездә коенып ял итүне хуп күрәм. Ел саен кая да булса барырга яратабыз. Египетта булдык, Кара диңгез буендагы ялыбыз да бик охшаган иде. Әлеге сәяхәтләрдән ел буена җитәрлек тәэсирләр туплап кайтабыз. Чит җирләрдә ял иткән фотоларны карап, киләсе елдагы ял турында хыяллана башлыйбыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев