Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мөгаллимнәр сәхнә тотты

Без, гадәттә, укытучыларны кулларына китап-дәфтәр тоткан йә булмаса такта каршына указка тотып баскан, яки заманча техника ярдәмендә дәрес аңлатучы таләпчән, бераз кырысрак итеп күз алдына китерергә күнеккән. Әмма болай уйлап ялгышмыйбызмы икән? Чынлыкта, укытучы күңелен без аңлап кына җиткермибез икән бит. Алар арасында нәкъ менә сәхнә өчен яратылган никадәр талант...

Без, гадәттә, укытучыларны кулларына китап-дәфтәр тоткан йә булмаса такта каршына указка тотып баскан, яки заманча техника ярдәмендә дәрес аңлатучы таләпчән, бераз кырысрак итеп күз алдына китерергә күнеккән. Әмма болай уйлап ялгышмыйбызмы икән?

Чынлыкта, укытучы күңелен без аңлап кына җиткермибез икән бит. Алар арасында нәкъ менә сәхнә өчен яратылган никадәр талант яшеренеп ятуын һөнәри бәйрәмнәре көнне үзләренә үзләре бәйрәм ясап концерт куйган мөгаллимнәрнең чыгышларыннан күрдек. Ике сәгатьтән артык барган концерт бер тында узып та китте. Ә никадәр матур тәэсирләр калдырды ул...

Сәхнә өчен яратылгансыз сез
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм профсоюз комитеты рәисе Гөлсинә Мөхәммәтдинованың идеясе була нәкъ менә укытучылардан гына торган концерт кую.
- Мөгаллимнәр арасыннан иң талантлыларны барлап шундый концерт кую идеясе туды быел күңелдә. Көннәр буе мәктәп тормышында кайнаучы укытучыларны бергә җыеп ял иттерәсе, күңелләрен күтәрәсе килгән иде. Әлеге матур хыялыбызны менә тормышка ашырдык. Сайлап алу турында бик күп чыгышларны карадык. Әмма гала-концертка шуларның иң-иңнәрен генә сайлап алдык, - ди Вәсилә Гарәфетдин кызы.
Фойеда ук музыка мәктәбе педагоглары ансамбле концертка килүчеләрне төрле уен коралларында дәртле көйләр уйнап каршы алдылар.
Әнә, "җиңел булмаса да хезмәтебез, зарланабыз ләкин бик сирәк" дип сәхнәгә чыккан алып баручылар да - мәгариф хезмәткәрләре. Альбина Кәримова белән Лилия Рәсүлева - мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, Юрий Чирков - мәгариф бүлегендә, Илдар Нәбиуллин Көчек мәктәбендә эшлиләр. Ә бу вакытта пәрдә артында артистлар мәш киләләр. Иң беренче "Кышкы чия" җырын башкарырга җыенучы Эльмира Зиннәтуллинаның кәефен беләбез:
- Дулкынламыйм. Минем бит инде беренче тапкыр гына чыгыш ясавым түгел, әллә нинди зур сәхнәләрдә җырлаганым бар. Ә бу җырым белән матур сүзләр әйтеп якыннарыбызны ешрак сөендерик, эшкә "чумып" алар турында онытмыйк, - диясем килә, - диде ул.
Илдар Нәбиуллинның да оста педагог, талантлы алып баручы, менә дигән җырчы икәне күпләребезгә мәгълүм. Көчек мәктәбе укучылары белән ничә ел рәттән район Мәдәният сараенда өчәр сәгатьлек концерт куйган вакытларын да әле хәтерлибез. Бу юлы ул тамашачыларны "Яшьлек илендә" җыры белән сөендерле. Кадыбаш мәктәбеннән Зөлфия ханым Гафарова да сәхнә өчен яратылган, диярсең. Аның җыры да көчле алкышларга күмелде. Ә 2нче мәктәптән Светлана Вәлиуллина соңгы елларда сәхнәдән төшми дә диярлек. Бу җырчы укытучыны бу юлы да тамашачы бик яратып калды. Ә менә Красный бор һәм 2нче мәктәп укытучылары ансамбльләр оештырганнар. Ике мәктәпнең дә мөгаллимнәренә шундый матур чыгышлары өчен "Афәрин!".
Сезнең марилар кебек тыпырдап биеп караганыгыз бармы? Юк, күпме генә тырышсак та без алар кебек шома итеп баса алмабыз, мөгаен. Ә алар үзләре "бездә бала карында чагында ук бии инде" дип шаярталар. Күләгәш мәктәбе коллективы, Ольга Изибаева һәм Владимир Корневның парлы биюләре концертка үзгә бер ямь өстәде. Ә аларга җавап итеп Салагыштан ирле-хатынлы Гөлнара-Айдар Хөснетдиновлар сәхнәдә татар көенә бөтерелделәр.
Укытучы - бераз хисле, хыялланырга яратучы шәхес тә ул. Алар арасында нәфис сүз осталары, шигырьләр иҗат итүчеләр дә күп. Әле кайберләре иҗат җимешләрен туплап китаплар да чыгаралар. Бу көнне сәхнәдә Тирсәдән Гөлназ Йосыпова, Салагыштан Татьяна Савина, Көчектән Гөлназ Таҗиева шигырьләр укыдылар.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар да матур чыгышлары белән таң калдырдылар. Бик күп балаларны олы сәхнәгә чыгарган педагог Марсилә Муллахмәтова да "Авыл көйләре" җырын башкарып күңелләрне күтәрде.

Концертның төп бизәкләре
Концертта югарыда санап узылган артистлар гына чыгыш ясагандыр дип уйлап ялгышмагыз. Концертның төп бизәге әле күптән түгел Әлмәттән эшче яшьләр арасында узган "Безнең вакыт" фестиваленең зона этабыннан җиңү яулап кайткан яшьләрнең чыгышлары булды. Газета битләрендә алар турында язма күргәч бик күпләр "әлеге яшьләрнең ничек чыгыш ясаулары турында кызыктырып язгансыз, без аларны каян күрә алабыз", дигәннәр иде. Белем дәрәҗәсенә билге куеп өйрәнгән мөгаллимнәр бу көнне әлеге яшьләребезнең чыгышларына бәя бирделәр. Әлбәттә, ул "бишле" белән бәяләнде. Аларның фантазиясе, җыр-биюләре, сәхнә костюмнары, гомумән, һәр чыгышлары энәсеннән җебенә кадәр уйланылган иде.

Хөрмәтләүләр
Бәйрәм тантанасында район мәгариф бүлеген җитәкләгән мөдирләрне, мәктәп директорларын, аларның урынбасарларын, алдынгы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне бүләкләделәр. Нәкъ менә районыбыз педагогларының тынгысыз хезмәте, алдынгы технологияләрне кулланып эшләве нәтиҗәсендә быел республика буенча белем сыйфатын күрсәтүче рейтингта безнең район 12нче урынга күтәрелде. Киләчәктә дә яңа үрләр яулап эшләргә язсын сезгә!
Сәхнә түрендә район башлыгы Валерий Макаров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина кулыннан Девәтернә мәктәбеннән Илдус Шәйхетдинов, 1нче гимназиядән Лидия Гайнуллина, Кырындыдан Рафилә Ибраева Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының бүләкләрен, республика конкурсларында җиңгән Кадыбаштан Шамил Закиров һәм Күләгәштән Юрий Васильев Дипломнар алдылар.

Соңгы сүз
Залдан чыкканда һәркемнең телендә бер сүз иде: "Булдырдылар!".
- Бу концертны караганда мәктәп тормышы да, өй мәшәкатьләре дә, бөтен борчулар да онытылды. Хезмәттәшләрем арасында никадәр талантлы кешеләр барлыгын белмәгәнмен икән әле. Менә, ичмасам, концерт булды бу. Рәхмәт аларга безгә шундый матур бәйрәм ясаганнары өчен! - диде Яңавыл мәктәбе директоры Венера Гыйльметдинова. Аның сүзләренә зал тутырып килгән барлык тамашачы да, без дә кушылабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев