Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәгариф ветераны Рәйсә апа Мөхәммәтшинага – 90 яшь

90 яшенә килеп җиткән Рәйсә апа МӨХӘММӘТШИНА күп кенә әгерҗелеләргә район мәгариф бүлеге инспекторы буларак яхшы таныштыр. Моның белән бергә, ул – рәссам Камил Мөхәммәтшинның сөекле әнисе дә.

Педучилище тәмамлап, хезмәт юлын Кичкетаңда башлый яшь кыз. Аннан берара Әгерҗе мәктәп-интернатында рус теле һәм әдәбиятын укыта.

  • Безнең өй китапханәне хәтерләтә иде: киштәләрдә – том-том китаплар. Әни ул китапларның берсен дә укымый куймады, – дип сөйли Камил Мансур улы. – Без кечкенә вакытларда өебезгә бик күп газета-журналлар алдырганыбыз да хәтердә.

4 сыйныф кына белеме булса да, җәмәгате Мансур да бик үҗәт, гадел, намуслы кеше була. Үз тырышлыгы белән рентгенолог һөнәрен дә үзләштерә, бухгалтер, сельпо начальнигы, партоешма секретаре булып та эшли. Аларны берләштерүче сыйфат – китапка, матур әдәбиятка булган мәхәббәт.

  • Әти белән әнинең кулларына китап алып укып утыруларын бик еш күрергә була иде безнең өйдә, – ди улы. Менә шундый гаиләдә үсәләр Шамил, Лариса һәм Камил. Камилнең матурлыкка, иҗат итәргә омтылуы нәкъ шуның белән бәйледер дә.

Озак еллар район мәгариф бүлегендә рус теле һәм әдәбияты буенча  инспектор булып эшли Рәйсә Гәрәй кызы.

  • Безнең балаларның рус теле һәм әдәбияты буенча сораулары булса, әбиләреннән ярдәм сорыйлар иде. Ул аларның сорауларына жавап бирми калмый иде, – диләр балалары.

Ни кызганыч, соңгы ике елда сәламәтлеге бик нык какшаган Рәйсә апаның. Аны Камилнең җәмәгате Роза ханым бик хөрмәтләп тәрбияли бүген.  

  • Ашарга пешергәч, әнине ашатмыйча үземнең тамактан ризык үтми. Берәр җиргә барсак та “өйдә әни ничек микән“ дип уйлыйм. Аның минем ярдәмгә мохтаҗ булуын белгәнлектән, һәрчак янында буласы, ничек тә булса булышасы килә, – ди килене. Гомумән, бу йортта олы кешегә хөрмәт дигән сыйфат буыннан-буынга күчә, күрәсең. Әнә, Камил белән Роза медицина юлынан киткән уллары Эмилнең дә өйдә чакта әбиләрен бик хөрмәтләп тәрбияләвен бәян итәләр.

Олы кешегә булган искиткеч җылы карашлары, мөгамәләләре Ходай Тәгаләдән үзләренә дә игелек, яхшылык булып кайтмый калмас. Рәйсә апа да күңеленнән нәкъ шушы теләктәдер.  

   Рәйсә апаны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм “Өмет“ халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина котладылар һәм алгы көннәренең дә бүгенге кебек кадер-хөрмәттә узуын теләделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев