Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәгариф яңалыклары

Казанда Татарстан укучылары арасында уку елы дәвамында узган олимпиадалар хәрәкәтенә йомгак ясалды. Быелгы уку елында Әгерҗе районы укучылары 48 район арасында 23нче урынга лаек булдылар. Безнең районнан республика олимпиадаларында җиңү яулаган 1нче гимназиядән Айгөл Рамазанова, Бимадан Николай Ильин, Кадрәктән Едвига Исанаева, Сарсак-Омгадан Яна Васильева унар мең сумлык, аларның укытучылары Гөлназ...

Казанда Татарстан укучылары арасында уку елы дәвамында узган олимпиадалар хәрәкәтенә йомгак ясалды. Быелгы уку елында Әгерҗе районы укучылары 48 район арасында 23нче урынга лаек булдылар.

Безнең районнан республика олимпиадаларында җиңү яулаган 1нче гимназиядән Айгөл Рамазанова, Бимадан Николай Ильин, Кадрәктән Едвига Исанаева, Сарсак-Омгадан Яна Васильева унар мең сумлык, аларның укытучылары Гөлназ Закирова, Эмма Ильина, Алексей Исанаев, Ольга Широбокова егермешәр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Казанда талантлы һәм сәләтле укучыларның "Умники и умницы" телевизион уенының финалы булды. Анда 1нче гимназиядән Айгөл Рамазанова катнашты һәм өч медаль белән кайтты.

Казанда узган атнада өч көн "Мәктәп дәрестән соң" пректы кысаларында укучыларның техник иҗаты күргәзмәсе үткәрелде. Анда Әгерҗе районыннан сигез укучы 20 экспонат белән катнашты. Безнең укучылар күргәзмәгә Сөембикә костюмы, күчмә электростанция, мотоблок, җил тегермәне, сигез самолет моделе һәм агач эшләнмәләр алып барганнар иде.

Узган якшәмбедә Шаршады башлангыч мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Районыбызның 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын 2нче шәһәр мәктәбендәге пунктта тапшырачаклар. Биредә сыйныфларда видеокамера, керү юлында стационар металлодетектор куелган. Имтихан барышын Интернеттан бер меңнән артык күзәтүче карап торачак.

Тирсә мәктәбендә 10 сыйныф укучысы Алина Ипоеваның "Музыка души" китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Рус, татар, мари телләрендә шигырьләр иҗат итүче мари кызын котларга Күләгәш, Кадрәк, Бима мәктәпләреннән дә укучылар килгәннәр иде. Сәләтле кызны мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова да тәбрикләделәр.

Кадыбаш урта мәктәбе һәм Кодаш бакча-башлангыч мәктәптә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Аларга бу көннәрдә яңа тәрәзәләр, ишекләр кайтартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев