Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәңге тузмас бүләк

"Җиңүнең 70 еллыгында ике улыма, оныкларыма, оныкчыкларыма бәяләп бетергесез истәлекле бик зур бүләк калдыруыма сөенеп йөргән көннәрем әле", - ди сугыш һәм тимер юл ветераны, Әгерҗе шәһәренең мактаулы граҗданины Шәүкәт ага Акбашев. Туксанга якынлашып килүче хөрмәтле ветеран Акбашевлар нәселе дәвамчыларына нинди бүләк калдыра икән дисезме? Дөрестән дә мәңге тузмас бүләк...

"Җиңүнең 70 еллыгында ике улыма, оныкларыма, оныкчыкларыма бәяләп бетергесез истәлекле бик зур бүләк калдыруыма сөенеп йөргән көннәрем әле", - ди сугыш һәм тимер юл ветераны, Әгерҗе шәһәренең мактаулы граҗданины Шәүкәт ага Акбашев.
Туксанга якынлашып килүче хөрмәтле ветеран Акбашевлар нәселе дәвамчыларына нинди бүләк калдыра икән дисезме? Дөрестән дә мәңге тузмас бүләк - Шәүкәт аганың тормыш һәм сугыш юлларын тасвирлаган "Родные лица Победы" дигән фотоальбом һәм видеодиск. ул.
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сугыш ветераннарына багышланган "Родные лица Победы" дигән социаль-гуманитар проект старт алган иде. Аның максаты киләчәк буыннарга исәтлеккә калдыру өчен һәр районнан орден-медальләр белән бүләкләнгән сугыш ветераны турында фотоальбом нәшер итү. Татарстанның егермедән артык районы бу проектта катнашырга теләк белдерде. Әгерҗе районы җитәкчелеге әлеге проектка 14 яшендә хезмәт юлын башлаган, 1943 елда сугышка киткән, гади солдаттан полк командиры дәрәҗәсенә күтәрелгән, сугышчан батырлыклары өчен 1 һәм 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков, "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соңгы гомер юлы Әгерҗе тимер юлына багышланган аның. Башта машинист ярдәмчесе, машинист, аннн соң лаеклы ялга чыкканчы машинист-инстрктор булып эшләгән, локомотив депосының партком секретаре булган. Хезмәттәге уңышлары өчен 1966 елда СССРның иң зур бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Менә шундый гомер юлы узган Әгерҗе ветераны турында фотоальбом ясау, видеоролик төшерү өчен Казаннан журналистлар килгәннәр иде. 9 Май бәйрәме алдыннан Шәүкәт агага багышланган китап-фотоальбом әзер булды. Ул өч данәдә генә басылган. Бик яхшы сыйфатлы кәгазьдә эшләнгән, тарихи фотоларга бай китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Нәкъ менә Шәүкәт ага Акбашевка адресланган Рәхмәт һәм котлау сүзләре белән ачыла. Бу мәңге тузмас бүләкне мөхтәрәм ветеранга район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.
Шәүкәт агага багышланган бу фотоальбом белән район китапханәсендә һәм район тарихы музеенда танышырга була.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев