Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мичкә ягып җылытыла торган мәктәп

    Бу мәктәптә техник хезмәткәрләр, көн саен төнге сәгать икедә килеп, 20 мичкә утын ягып, укучылар килүгә сыйныф бүлмәләрен җылыталар. Мәктәпләрдә югары технологияләр турында сөйләгәндә, узган гасырда авыл мәктәпләрен мичкә утын ягып җылыткан чакларны искә аласызмы соң диярсез кайберләрегез. Юк, җәмәгать. Сүзебез - 76 укучы белем ала торган КҮЛӘГӘШ урта мәктәбенең...

    Бу мәктәптә техник хезмәткәрләр, көн саен төнге сәгать икедә килеп, 20 мичкә утын ягып, укучылар килүгә сыйныф бүлмәләрен җылыталар.

    Мәктәпләрдә югары технологияләр турында сөйләгәндә, узган гасырда авыл мәктәпләрен мичкә утын ягып җылыткан чакларны искә аласызмы соң диярсез кайберләрегез. Юк, җәмәгать. Сүзебез - 76 укучы белем ала торган КҮЛӘГӘШ урта мәктәбенең бүгенге хәле турында.
    Без бу атна башында иң салкын көннәрдә булдык биредә. Дөрес, укучылар 35-37 градуслы салкыннарда укымасалар да сыйныф бүлмәләрендә борын өшерлек суык түгел иде. Бу - техник хезмәткәрләрнең төн уртасында килеп мичне ныгытып җылытулары нәтиҗәсе. Ә мәктәп, ай-һай, нык тузган. Район прокуроры Сергей Парамонов та, тарихи экспонат итеп кенә сакларлык мондый мәктәпләрнең әле бүген дә барлыгына шаккатып, башын чайкап карап йөрде.
    Күләгәш мәктәбенең бу бинасын, Красный бордагы иске мәктәпне сүткәч, шул бүрәнәләрдән 1978 елда төзегән булганнар. Ә бүрәнәләр - 1938(!) елгы. Мари укучылары бүген дә менә шундый тузган, инде җиргә сеңеп бара торган агач мәктәптә белем ала. Бөтен уңайлыклары булган, җылы, якты шәһәр мәктәпләрендә укый торган балаларны монда алып килсәң, нинди борынгы заманга эләктек дип, "телсез" калырлар иде, мөгаен. Авылга беренче тапкыр килгән чит кеше бу бинаны бер дә XXI гасыр баласы белем ала торган мәктәп дип уйламас. Кар көрте эченә чумып утыручы мәктәпнең тәрәзәләре кыйшайган, җиргә тия язган, суык кермәсен диптер инде, кайберләрен пленка белән каплаганнар.
    Урамнан керә торган ишек, тәрәзәләр эчке яктан тулысынча боз белән капланган, коридорда почмаклар, аскы бүрәнәләр сыкылаган. Идән, баскан саен, шыгыр-шыгыр килә, менә-менә аска төшеп китәр сыман. Стеналарның аскы ниргәләре черегән, төртсәң, таралып китәр сыман.
    Дөрес, керә-керешкә үк мәктәптә чисталык, тәртип, эстетик бизәлеш күзгә ташлана. Әнә, стена буйлап Күләгәшнең данлы чаңгычылары яулап алган дистәләгән Кубоклар, Мактау грамоталары һәркемне җәлеп итеп тора. Һәр сыйныфта - ап-ак итеп акшарланган мич, стена буена күп итеп иртәгә ягасы утынны өеп куйганнар.
    - Елына 200 кубометр утын әзерлибез. Бу эштә безгә мәрхәмәтлелеге белән танылган Азевоның абруйлы эшмәкәре Рамил Исмәгыйлев ярдәм итә. Кыш буе төнге икедә килеп мичкә яккан техничкаларыбызга рәхмәт инде. Бер дә зарлануны белмиләр. Ләкин бина тузган булгач, сыйныфларда җылы бик озак тормый шул. Аннан соң, бәдрәф тә урамда, ашханәгә дә икенче бинага йөгерергә туры килә укучыларыбызга. Кайберләренең уңайлыклары булган мәктәпләрне күргәннәре булмагач, алар мәктәп шундый булырга тиеш дип уйлыйдыр инде. Ләкин XXI гасырда балаларыбызны бик тә заманча мәктәптә укытасы килә бит. Болай да авыл баласы шәһәрнекенә караганда күп нәрсәдән мәхрүм ич, - ди мәктәп директоры Олег Третьяков бик тә борчылып.
    Күләгәшкә яңа мәктәп кирәклеген дәлилләп, район җитәкчелеге дә, мәктәп директоры үзе дә республикада кайларга гына хатлар язмаганнар да, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгәннәр инде?! Тик әлегә боз гына урыныннан кузгалмый. Бу көнне Күләгәшкә гражданнар җыелышына килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов та авылда әлегәчә яңа мәктәп төзелмәвенә аптыравын белдерде.
    - Сезнең үтенеч буенча моннан дүрт ел элек республика җитәкчелеге алдында бу проблеманы күтәреп чыккан идем бит. Ул чагында боз урыннан кузгалды, яңа мәктәп төзелеше 2012 ел планына кертелде дип тынычланган идем. Бактың исә, сез һаман да шул авария хәлендәге мәктәптә иза чигәсез икән. Бу мәсьәлә буенча кичекмәстән Президентыбызга турыдан-туры мөрәҗәгать итәчәкмен, - дип күңелгә бераз өмет оеткысы салды.
    Кайда-кайда, әмма Күләгәшкә яңа мәктәп бик тә кирәк. Башка авылларда яшьләр китә, вафат булучылар арта, туучылар бик аз, авыл картая дип зар елаганда, монда узган ел яңа туган сабыйлар саны үлүчеләргә караганда артып киткән. Бүген Күләгәш - районыбызда иң яшь авыл. Бу турыда - газетабызның алгы саннарында.
    Рәмзия Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: