Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Милләт дисәң... миләр сызлый

    Моннан 11 ел элек ЮНЕСКОның 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итүе очраклы гына түгел. "Дөньяның югала баручы телләре" дигән Атласта күрсәтелгәнчә, Россиядә 136 (!) телгә юкка чыгу куркынычы яный. Алар арасында ут күршеләребез удмурт һәм башкорт телләре дә бар. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки телнең яшәү...

    Моннан 11 ел элек ЮНЕСКОның 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итүе очраклы гына түгел. "Дөньяның югала баручы телләре" дигән Атласта күрсәтелгәнчә, Россиядә 136 (!) телгә юкка чыгу куркынычы яный. Алар арасында ут күршеләребез удмурт һәм башкорт телләре дә бар. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки телнең яшәү сәләте шактый дәрәҗәдә дәүләтнең теге йә бу телгә булган мөнәсәбәтенә бәйле.

    Әйе, милләт, тел дисәң, райондашыбыз, галим Раиф Мәрданов әйтмешли, миләр сызлый... Сызланырлык та шул. Миллилек - мәхәббәттән кала, икенче урында торган гаҗәеп хис бит ул. Ләкин күпләр туган телгә төкереп кенә карый. Үз милләтен танымаган юньсезне, үз телен белмәгән телсезне, гореф-гадәтләребездән ваз кичкән тәрбиясезне, халкыбыз тарихына битараф мокытны тар фикерле бәндә дип саныйм мин. Чөнки акыллы кеше үз анасыннан ваз кичмәгән кебек, газиз ана теленнән дә ваз кичү мөмкин түгел.
    Башкортостанның татар шагыйрәсе Фәнирә Ибраһимова язганча,
    Кайсы телдә яшәү яхшырак дип
    Мин бервакыт план кормадым.
    Беркайчан да "Фая" булмадым мин,
    Беркайчан да "мама" булмадым,
    дип фикер йөртсен иде дә соң һәрбер татар әнисе. Юк шул. Ни кызганыч, хәтта шулай фикерләгәндә дә ул балаларын чын татар рухында тәрбияли алмый. Чөнки бездәге мохит тулысынча бөек рус телендә генә: балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты, хезмәт урыны, урам... Һәркайда аңлашу, аралашу - нигездә урыс телендә. Юк, урыс телен кимсетеп әйтүем түгел, бу телне дә, туган телеңне дә яхшы белергә кирәк.
    Милләтне, телне саклап калу юнәлешендә төп бурыч гаиләдән кала мәктәпкә төшә. Бары тик үз ана телебездә укытыла торган мәктәп кенә телебезне, милләтебезне саклап кала алачак. Баланы туган теленә гаиләдә генә дә өйрәтеп була диюләре белән һич тә килешмим. Өйдә, якшәмбе мәктәбендә, сыйныфтан тыш чараларда гына өйрәнелгән тел ипи-тозлык кына булып, бала үз теленең әдәбиятын, грамматикасын, тарихын, мәдәниятен белүдән, милли рухтан мәхрүм була.
    Телебезне, милләтебезне саклауның дистәләгән юлларын эшкә җигәргә мөмкин. Мәсәлән, мәчетләрдә, мәҗлесләрдә вәгазьләрне, туган телен белмәүчеләр көен көйләмичә, фәкать үз телебездә генә укырга кирәк. Яисә алыйк концертларны. Хәзер башкала артистлары гына түгел, үзебезнең үзешчәннәр дә җырчы янында Африка кабиләләренең йола биюләрен хәтерләтеп бөгеләләр, сыгылалар. Әмма дә ләкин туган җиребезнең гүзәллегенә, халкыбызның фаҗигале дә, бөек тә тарихына, гореф-гадәтләребезнең мәдәнилегенә, лачындай ир-егетләребезнең батырлыгына, хатын-кызларыбызның чибәрлегенә, уңганлыгына мәдхия укылган ник бер шигъри юл, бер кәлимә сүз яңгырасын концертларыбызда. Әзәл Яһүдин кебек сәхнә кырыена басып кулын йөрәк турысына куеп: "Түш кесәгә салып йөртәсе бар туган җирнең изге туфрагын" дип бәгырьләргә үтәрдәй тавыш белән тамашачының ватанпәрвәрлек, миллилек хисләрен уятырдай шигъри юлларны яңгыратучы булмавы бик кызганыч. Кайда соң ул Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров, Илдус Сафин кебек нәфис сүз осталары? Аларга алмашка әдәпсез анекдот, тозсыз мәзәк сөйләп кеше көлдерергә азапланучылар гына калдымыни? Мондый концертларга балаң, оныгың белән килсәң, җир тишегенә керердәй булып утырасың, билләһи...
    Сер түгел, әллә Удмуртиягә якын булгангамы, Әгерҗе - урыслашып беткән шәһәр ул. Әмма Ижауда татар телен, йолаларыбызны саклауга безгә караганда игътибар күпкә зур. Аларда татар иҗтимагый үзәге бик актив эшли. Халкыбызның бик матур борынгы "Нәүрүз"не дә, "Чәк-чәк" бәйрәмнәрен дә, "Татар егете", "Татар кызы", "Татар моңы" бәйгеләрен дә йөзләгән татарны җыеп үткәрәләр. Ә бездә, бигрәк тә Әгерҗенең үзендә мондый бәйрәм-бәйгеләрне искә алучы да юк? Ни кызганыч, туган телебездәге милли бәйрәмнәребез бик сирәк була шәһәрдә. Әгерҗе урамнары буйлап барганда да кафелар исемнәрен күреп, кәеф кырыла. Кайберсенең хуҗалары да татар эшмәкәрләре бит. Ә исемнәре: Lebos, Смак, Амулет, Дорожное, Лимпопо... Татарча да менә дигән матур исемнәр бихисап бит, җәмәгать. Менә шуларны күреп, дөрестән дә, миләр сызлый.
    Алай да, телебезгә ясин чыгарга кирәкмәстер дип, язмамны күңеллерәк тонда төгәллисем килә. Милли аңны үстерү, телебезне саклау юнәлешендә республикабызда бераз алга китеш бар. Мәсәлән, узган ел ахырында Татарстан Министрлар Кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасының яңа концепциясе тәкъдим ителде. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары "Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" канун өлгесе кабул итте. Ул республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итүгә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук яңарак кына эшли башлаган "Ана теле" дигән онлайн-мәктәп - туган телебезне өйрәнергә теләүчеләр өчен менә дигән гыйлем учагы.
    Программалар эшләнә, кануннар кабул ителә тора, тик алар тормышка ашармы- юкмы - монысы әлегә суга сәнәк белән язылган. Ә шулай да барыгызны да Туган тел көне белән, хөрмәтле милләттәшләрем! Үзебез сакламасак, кемгә кирәк безнең газиз татар телебез...
    Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: