Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Миллионер авыллар

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы тәкьдиме нигезендә Министрлар Кабинеты карары белән эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республикада конкурс игълан ителгән иде. Беренче тапкыр гына оештырылган бу бәйгедә безнең районнан ИСКЕ ЭСЛӘК һәм КЫРЫНДЫ авыл җирлекләре җиңеп чыкты һәм берәр миллион сум грантка лаек булды. Конкурста...


Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы тәкьдиме нигезендә Министрлар Кабинеты карары белән эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республикада конкурс игълан ителгән иде. Беренче тапкыр гына оештырылган бу бәйгедә безнең районнан ИСКЕ ЭСЛӘК һәм КЫРЫНДЫ авыл җирлекләре җиңеп чыкты һәм берәр миллион сум грантка лаек булды.

Конкурста катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: бала туу, салым җыю, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны, шәхси йортлар төзү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, җәмәгать иминлеген саклау. Бәйгегә 43 районнан 208 гариза кергән. Конкурсны оештыру комиссиясе 104 авыл җирлеген җиңүче итеп билгеләде. Алар арасында Иске Эсләк һәм Кырынды авыл җирлекләре дә булуы аеруча сөенечле. Җиңүче авыл җирлекләренең һәрберсе республика казнасыннан берәр миллион сум акча алачак. Бу грантны фәкать авылның матди-техник базасын ныгытуга, төзекләндерү эшләренә, социаль инфраструктураны үстерүгә һәм башка социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотарга мөмкин булачак.
Җиңүче авыл җирлекләре башлыкларын котлап, бер миллион сумны нинди максатларда тотарга планлаштырулары белән кызыксынып алдык:
Галимҗан МУЛЛАХМӘТОВ - Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы: "Мондый ярдәмгә бик сөендек, әлбәттә. Бер миллионга Үтәгәндә дә, Иске Эсләктә дә авыл урамнарын төзекләндерергә, Үтәгән клубының түбәсен һәм эчен ремонтларга, Иске Эсләк клубының коймаларын яңартырга, сәхнә костюмнары тектерергә, авыл Советына җиһазлар сатып алырга планлаштырабыз".
Илназ ЗАКИРОВ - Кырынды авыл җирлеге башлыгы: "Без әлеге акчага авыл халкын ничә еллардан бирле борчыган су проблемасын хәл итәчәкбез. Акча калса, авыл зиратын да төзекләндерәчәкбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев