Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Миллионер авыллар арта

Девәтернә һәм Иж-Бубый авыл җирлекләре, эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән җирлекләргә грантлар бирү буенча республикада оештырылган конкурста җиңеп, берәр миллион сумга ия булдылар. Әлеге бәйгедә республиканың 43 районыннан барлыгы 217 авыл җирлеге катнашкан. Шуларның 104е җиңүче дип табылган. Җирлектәге халык саны, салым җыю, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, хуҗалыклардагы...

Девәтернә һәм Иж-Бубый авыл җирлекләре, эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән җирлекләргә грантлар бирү буенча республикада оештырылган конкурста җиңеп, берәр миллион сумга ия булдылар.
Әлеге бәйгедә республиканың 43 районыннан барлыгы 217 авыл җирлеге катнашкан. Шуларның 104е җиңүче дип табылган. Җирлектәге халык саны, салым җыю, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, хуҗалыклардагы терлек, йортлар төзү, җәмәгать иминлеген саклау - конкурска бәя әлеге критерийлардан чыгып бирелгән. Бер миллион сумны авыл өчен мөһим булган объектларның матди-техник торышын яхшырту, социаль инфраструктура объектлары төзү, авылларны яңарту һәм социаль яктан әһәмиятле булган башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотарга мөмкин.
Җиңүче авыл җирлекләре башлыкларыннан бер миллион сумны нинди максатларда тотарга планлаштырулары белән кызыксындык:
Фәнис ЙОСЫПОВ - Девәтернә авыл җирлеге башлыгы:
- Хөкүмәтнең авылларга йөз белән борылуына бик сөенәбез. Бу юлы бәхет безнең җирлеккә елмайды. Әлеге акчага Нарат авылында суүткәргечне яңартачакбыз.
Айдар ХӘЛИУЛЛИН - Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы:
- Бер миллион сумга Иж-Бубый һәм Иж-Бәйкидә су өчен артезиан скважиналары бораулаячакбыз.
Белешмә:
Узган ел әлеге бәйгедә Кырынды һәм Иске Эсләк авыл җирлекләре җиңеп, берәр миллион сум отканнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев