Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мин ни өчен сайлауга барам

    Алнур АЗИЕВ - Тәбәрле авылы фермеры: - Үз эшебезне башлаганнан бирле без Хөкүмәт ярдәмен тоябыз. Фермабызга терлек алу өчен "Гаилә фермасы" программасыннан файдаландык. Шөкер, бүгенге көнгә эре мөгезле терлек саны 80гә җитте инде, шуларның 28е - сыер. Хәзерге вакытта сөтне Рәзиф Харисов җитәкчелегендәге "Сарсак-Омга" ширкәтенә илтеп тапшырабыз. Бәясе дә безне...

    Алнур АЗИЕВ - Тәбәрле авылы фермеры:
    - Үз эшебезне башлаганнан бирле без Хөкүмәт ярдәмен тоябыз. Фермабызга терлек алу өчен "Гаилә фермасы" программасыннан файдаландык. Шөкер, бүгенге көнгә эре мөгезле терлек саны 80гә җитте инде, шуларның 28е - сыер. Хәзерге вакытта сөтне Рәзиф Харисов җитәкчелегендәге "Сарсак-Омга" ширкәтенә илтеп тапшырабыз. Бәясе дә безне канәгатьләндерә. Моның өстенә, Хөкүмәттән дә субсидия алабыз.
    Ашлык һәм печән чәчү мәйданнарыбыз да 60 гектарга якын. Әле быел гына "60/40" программасы буенча печән кыскыч һәм тракторга КУН алуыбыз да бик яхшы булды. Үсемлекчелекне үстерүгә тәгаенләнгән программа нигезендә субсидия дә бирәләр. Кыскасы, авыл җирендә безнең кебек үз эшен алып баручылар өчен нинди программалар бар, берсеннән дә читтә калмаска тырышабыз. Хөкүмәт безгә шулай ярдәм итеп торгач, ничек итеп мин сайлауларга бармый калыйм инде?! Җәмәгатем Мөкәррәмә белән бергәләп барачакбыз. Авылдашларымны да бу көнне үз тавышларын бирергә чакырам. Сайлауларга бару - киләчәгебезне билгеләү бит ул. Ә безнең киләчәктә дә үз эшебезне тотрыклы итеп алып барасыбыз килә.
    Вәзирә ЧУРАЕВА - бухгалтер:
    Мактанып әйтүем түгел, мин - Татарстанның чын патриоты. Башка төбәктә яшәүне күз алдыма да китермим. Ижауда яшәүче туганнарыбыз кайтса да республикабыздагы, районыбыздагы матур үзгәрешләр турында горурланып кына түгел, мактанып сөйлим. Алар үзләре дә "ТНВ-Планета" каналы тапшыруларын карап, Татарстандагы мөһим вакыйгалар, зур төзелешләр турында хәбәрдар. Чит илгә чыккан кебек, алар бик еш кына башкалабыз Казанга сәяхәт кылып, сокланып кайталар. Әгерҗедәге танышым Төркиядән кайткач горурланып сөйләде, төрекләр Татарстаннан килгәнебезне белгәч: "О-о, Татарстан, это здорово, там хорошо!" - дигәннәр. Менә шулай чит илләргә танылган республикабызның киләчәген хәл итәчәк сайлауларга бармый каламмы соң? Гомумән, беркайчан да бу мөһим кампаниядә үз тавышымны бирми калганым юк. Быел бигрәк тә көтеп алам сайлауларны, чөнки Татарстаныбыз Президентын сайлаячакбыз бит! "13 сентябрьдә сайлауларга бармыйм", дигән кешене мин һич тә аңлый да, аклый да алмыйм.
    Айгөл ХӘМИТОВА - Әгерҗе шәһәре:
    - Гаиләбез белән Татарстанда, туган Әгерҗебездә яшәвебезгә сөенеп туялмыйбыз. Яшь гаиләләр өчен никадәр программалар эшли бит бездә. Олы кызыбыз Айзилә тугач без яшь гаиләләр өчен бирелүче торак программасына язылдык. Икенче улыбыз Ислам тугач фатирлы да булдык, субсидия дә кайтты, Ана капиталы бирелгәч без аны капладык та. Биш ай элек туган өченче кызыбыз Ясминәгә бүләккә җир участогы биреләчәгенә ничек сөенмисең инде?!
    Декрет ялына чыкканчы мин Президент программасы буенча төзелгән "Бәләкәч" балалар бакчасында эшләдем. Заманча бакчада сабыйларны тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Айзиләнең районда иң яхшы белем йортларының берсе булган 2нче мәктәптә, Исламыбызның әле берничә ел элек кенә сафка баскан 3нче мәктәптә укулары да зур куаныч. Хөкүмәтебез яшь гаиләләр, сабыйлар турында киләчәктә дә кайгыртыр дип ышанасы килә.
    Менә шулай халык турында кайгыртучы Татарстанда яшәп, ничек инде 13 сентябрьдә сайлауларга бармыйсың ди?! Туган республикабызның матур киләчәге өчен тавыш бирәчәкбез бит. 13 сентябрьдә сайлауга барачакмын һәм районыбыздагы яшь гаиләләрнең дә сайлауга барып, үзебезнең киләчәгебез өчен тавыш бирүләрен телим.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: