Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Мин оҗмахта яшим”

    "Мин - инвалид дип бер ноктага төбәлеп, бөтен нәрсәгә битарафлык күрсәтеп кенә яшәп булмый ул. Кул-аяклар йөрмәсә дә, бу тормышка җайлашырга кирәк", - ди гомере буе Көчек авылында яшәгән, хәзер Әгерҗедә туганнарында көн күрүче 64 яшьлек I группа инвалид Хәзинә апа ГӘРӘЕВА. 6 сыйныфта укыганда үзендә хәлсезлек сизә башлаган кызның...

    "Мин - инвалид дип бер ноктага төбәлеп, бөтен нәрсәгә битарафлык күрсәтеп кенә яшәп булмый ул. Кул-аяклар йөрмәсә дә, бу тормышка җайлашырга кирәк", - ди гомере буе Көчек авылында яшәгән, хәзер Әгерҗедә туганнарында көн күрүче 64 яшьлек I группа инвалид Хәзинә апа ГӘРӘЕВА.
    6 сыйныфта укыганда үзендә хәлсезлек сизә башлаган кызның тора-бара куллары ручка, кашык та тоталмый, төймәләрне дә каптыралмый башлый. Кызларындагы бу куркыныч хәлне сизеп алган әти-әнисе аны табибларга күрсәтәләр. Хәзинәгә балалар параличы дигән диагноз куела. Куркыныч авыру булса да кыз төшенкелеккә бирелми. Иптәшләре белән бергә 8 сыйныфны тәмамларга үзендә көч таба. Ә аннан соң инде сызланулар, кулларының бөтенләй хәрәкәтләнмәве аркасында бик теләсә дә укый алмый. Ә 40 яшенә җиткәндә аяклары да йөрмәс була аның.
    Әти-әнисе вафатыннан соң Хәзинә апасы Асия, җизнәсе Наил тәрбиясендә 33 ел яши. "Беркайчан караңгы йөз күрсәтмәделәр, үзләренә бик авыр булганда да сиздермиләр иде. Мин аларда яшәгәндә үземне артык кашык итеп тә, кимсетелгән итеп тә тоймадым. Урыннары оҗмахта булсын якыннарымның", - ди Хәзинә апа, апасы белән җизнәсен сагынып. Моннан 6 ел элек Асия апа бакыйлыкка күчкәч, аның кызы Гөлдания белән Альфред апаларын үз тәрбияләренә алалар. Әгерҗедә фатирда яшәсәләр дә, күптән түгел йорт сатып алганнар. Хәзинә апаның да үз бүлмәсе бар анда. Каршысында телевизор, урын-җире чип-чиста. Өстәлендә - дисбе, дини китаплар, газета-журналлар. "Гөлдания шулкадәр яхшы тәрбияли. Кияү дә "апа" дип кенә тора. Балалары да итагатьлеләр. Кайберәүләр үз баласыннан да мондый кадер-хөрмәт күрмидер. Әти-әниләрен Картлар йортына озаткан кешеләр дә күпме?! Андыйлар турында ишеткәч, йөрәк "жу" итеп китә. Аллага шөкер, оҗмахта яшим бит мин дип сөенәм. Мондый тәрбия булмаса, шушы яшькә җитәр идем микән? Кызым һәм улым кебек булган туганнарыма миңа күрсәткән яхшылыклары өчен һәр көнне рәхмәт әйтеп дога кылам", - ди Хәзинә апа.
    Куллары эшләмәгәч, һәрнәрсәгә дә үз җаен тапкан ул. Әнә, телевизорны авызына таякчык кабып кабыза. Бик күп тапшырулар карый, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. ТНВ каналындагы татарча тапшыруларны аеруча ярата. Газета-журналлар укыганда да әлеге таякчык ярдәмендә битләрен ача. "Әгерҗе хәбәрләре"ндәге бер генә язманы калдырмый укыйм. Дини китаплардан җанга рәхәтлек иңә", - ди Хәзинә апа.
    Бу йорттан кешенең өзелеп торганы юк. Дини бәйрәмнәрдә бигрәк тә. Танышлары да, авылдашлары да хәлен белеп торалар, сәдака, күчтәнәч китерәләр. Бигрәк тә авылдашларын сагынып көтә Хәзинә апа. "Госман хәзрәт, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре, күршеләр - берсе дә онытмыйлар. Газета аша мәрхәмәтле авылдашларым, туганнарым Хәмәт Шәехов, Лена Минһаҗева, Фердинанд-Зифа Миннәхмәтовлар, Дилүс-Алия, Галия Гатауллиннар, Миңнесәгыйрь Шәехов, Наилә Имамиева, Зөлфирә Насыйрова, Мөкәрәмә Кубашева, Вәфирә Гыймазетдинова, Мөнзилә-Нурулла Гыймазетдиновлар, Фәнилә Лотфуллинага кайнар сәлам әйтегез", - диде ул безнең белән саубуллашканда.
    Менә шулай дөньядан ямь табып, кешеләр белән аралашудан көч алып яшәүчеләрнең хәлләрен ешрак белеп торсак иде.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: