Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Минем гаиләм тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсенең эзләре

    Мөхлисә Нигьмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулу уңаеннан Әгерҗе мөхтәсибәте Иж-Бубый авыл тарихы музее белән берлектә “Минем гаиләм тарихында Иж-Буби мәдрәсәсенең эзләре” темасына районкүләм иншалар бәйгесен игълан итә. Конкурсның нигезләмәсе белән “ВКонтакте” социаль челтәр битендә “Город Агрызский”, “Иж-Бубый авыл тарихы музее” группаларына кереп танышырга мөмкин.

    Иншаларны 30 сентябрьгә кадәр muzeumbybi@mail.ru электрон адресына  юлларга кирәк. Язмалар шулай ук почта аша Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы, Колхоз урамы, 2нче йорт адресы буенча “Музей” дигән тамга белән кабул ителә.

    Белешмәләр өчен телефоннар: 89053724715, 89061226815.

    6+

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: