Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Минем кебек алдана күрмәгез

Үз гомеремдә шулай бик тиз генә мошенниклар кармагына эләгермен дип уйламаган идем. Кем әйтмешли, булмас димә, дөнья бу... Тормышта күпне күргән 88 яшьлек ветеранны кәкре каенга терәтү берни торган икән замана мошенникларына. Йомыш белән кибетләргә чыккан идем. Кече базар итәрсендә зәңгәр күлмәкле, озын гына бер ханым елмаеп кына исәнләшеп, үзен...

Үз гомеремдә шулай бик тиз генә мошенниклар кармагына эләгермен дип уйламаган идем. Кем әйтмешли, булмас димә, дөнья бу... Тормышта күпне күргән 88 яшьлек ветеранны кәкре каенга терәтү берни торган икән замана мошенникларына.
 
Йомыш белән кибетләргә чыккан идем. Кече базар итәрсендә зәңгәр күлмәкле, озын гына бер ханым елмаеп кына исәнләшеп, үзен социаль яклау хезмәтәкре дип таныштырды. Ветераннарга нинди ташламалар булуын белүем белән кызыксынды. Сезгә гариза язып фатирыгызны бушлай ремонтлату мөмкинлеге дә бар дип кызыктырды. Фатирыгызга килеп, гаризаны бергә язарбыз дигән тәкъдимен әйтәкч, мин аңа яшәү урынымны әйттем.
Кибеттән фатирыма кайтып та җитмәдем, әлеге хатын мине куып җитте. Бергә бүлмәгә уздык. Ул миңа тиздән акча алышыну көтелүе турында сөйләде. Җыйган акчаларымның номерын язып алырга кирәклеге турында әйтте. Мин аңа 1000әр сумлык биш кәгазь акчамны чыгарып күрсәттем. Шул арада ишектән тагын бер хатын килеп керде. Янәшәмдәге ханым аны хезмәттәше дип таныштырды. Ул миңа аш бүлмәсендәге газ плитәсе алыштырырга тәкъдим итте һәм без шунда уздык. Күз йөртеп чыккач, аш бүлмәсенә, ваннага кичекмәстән бушлай ремонт ясатачаклары турында әйтеп, шатландырды. Әлеге эшләрне башкаруны сорап, гариза язарга кушты. Ветераннарга ял йортларына бармаган өчен компенсация түләнә, аңа да гариза язарга кирәк диде. Мин канатланып, гариза язарга керештем. Ә аның коллегасы залда калды. Бик бирелеп гариза язганда ханым кисәк кенә башы авырта башлавын әйтеп, залга чыгып китте. Гаризаны язып бетерергә миңа икенче ханым булышты. Алар тиз генә гаризаны алдылар да ашыгабыз дип чыгып киттеләр. Залга чыксам, тумба өстендәге теге биш мең сум акчаның юклыгын, шкафларда актарынуларын күреп, өнсез калдым. Бөртекләп җыйган 30 мең сумнан, саклык кенәгәмнән дә да җилләр искән. Бераздан аңыма килеп, урамга чыксам, анда беркем дә юк. Ярдәм сорап полициягә хәбәр итсәм дә, әлегә бу мошенникларның эзенә төшмәделәр.
Минем кебек өлкәннәргә берүк сак булыгыз, урамда теләсә кемгә адресыгызны бирә күрмәгез, татлы телләренә ышанып, фатирыгызга теләсә кемне кертмәгез дип әйтәм. Мондый мошенниклар күз буалардыр, мөгаен. Югыйсә, мин дә үз аңымда, телевизордан өлкәннәрне алдау очраклары турындагы хәбәрләрне ишетеп торам. Тик менә әлеге мошенниклар каршыма килеп баскач, җебеп төшкәнмен. Мине төп башына утыртулары башкаларга сабак булсын иде.
Виктор Жуков,
тыл ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев