Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мингол Галиев Динарга нинди премия тапшырган?

"Манзара" музыкаль премиясе - GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы - танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту. Габдулла Тукай исемендәге филармониядә GONGTV спорт һәм музыка каналының ачылу һәм "Манзара" музыкаль премиясен бирү...

"Манзара" музыкаль премиясе - GONGTV спорт һәм музыка каналы кысаларында уздырыла торган искиткеч масштаблы чара. Проектның асылы - танылган җырчылар үрнәгендә яшь, әле генә эстрадага аяк басып килүче иҗат әһелләренә юл күрсәтү, аларны тамашачыларга таныту.

Габдулла Тукай исемендәге филармониядә GONGTV спорт һәм музыка каналының ачылу һәм "Манзара" музыкаль премиясен бирү тантанасы булды. Премиянең лауреатлары арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, меңләгән тамашачы җыеп концертлар оештыручы Ришат Төхвәтуллин, тамашачыларга бик яхшы таныш Нурзадә, ягымлы тавышлы Эльвира Хамматова, Алина Сафиуллина, танылып һәм үз урынын табып килүче Азат Абитов белән беррәттән якташыбыз, Тәбәрле егете Динар Шәймәрданов та бар. Динарга премияне остазы Мингол Галиев тапшырды.

Проектның һәм каналның җитәкчесе - күп еллар ТНВ каналында журналист булып эшләгән, тамашачыларга "Батырлар" тапшыруы аша таныш якташыбыз, Динарның абыйсы Айдар Шәймәрданов. Ул 2002 елдан бирле видео төшерү өлкәсендә эш алып бара. Гаилә бәйрәмнәре, концертлар, музыкаль клиплар төшерү белән шөгыльләнә. Аның иҗат берләшмәсе "PIXELFILMS production" дип атала.

Динарны чираттагы җиңүе белән котлап, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев