Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Министр 3-7 яшьлек кайбер балаларга ни өчен пособие түләнмәвен аңлатты

    Система ни өчен кире бора?

    2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр билгеләнә. Татарстанда бу акчалар 27 меңнән артык кешегә күчерелгән. Тик бу пособиене алу өчен билгеле бер чикләүләр бар, шул сәбәпле ул гариза язган барлык гаиләләргә түләнмәгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатты.

    Пособиегә җан башына кереме Россия субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан — 9450 сумнан кимрәк булган һәм милек күләме зур булмаган гаиләләр өмет итә ала. Аларга 4686 сум күләмендә пособие түләнә.

    Эльмира Зарипова әйтүенчә, пособиегә гариза белән мөрәҗәгать иткәннәрнең 38 проценты кире кагылган. Министр 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә пособие түләнмәү гаиләнең керем күләме тиешле чиктән артыграк булу яки дөрес булмаган белешмәләр бирүгә бәйле булганын әйтте. Димәк, мондый гаиләләрнең җан башына кереме 9 мең 450 сум гына түгел.

    «Милек ягыннан да чикләүләр бар. Әгәр, әйтик, кешенең ике фатиры булса, машинасы өч елдан да „яшьрәк“ булса, каяндыр тагын өстәмә акча керүе көн кебек ачык», — диде Эльмира Зарипова. Татарстанда торак нормативы 40 квадрат метр тәшкил иткәнен әйтте.

    «Дөрес булмаган мәгълүматлар да очрый. Без үз практикабызда, бәлки, беренче тапкыр шундый массакүләм күренешкә юлыкканбыздыр әле. Яшерен керем булса, ул барыбер күренә. Икенче киң таралган хата — башка кешенең счетын күрсәтү. Гаризаны баланың әнисе яза икән, иренеке яки әнисенеке түгел, гариза язучыга рәсмиләштерелгән счет күрсәтелергә тиеш. Юкса, система кире борырга мөмкин», — диде Эльмира Зарипова

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: