Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Министр нинди билге куйды

"Гадәттә, авыл районнары мәгариф идарәләре министрлыкның күчмә утырышы кебек зур, мөһим чараны үзләрендә уздырудан читләшергә тырышалар. Татарстанның иң ерак Әгерҗе районы мәгариф идарәсе, куркуларны читкә куеп, Татарстан педагогларының зур отрядын үзенә җыйды. "Әгерҗе җирендәге очрашу, мәгариф учреждениеләрендә күргәннәр шәхсән минем күңелдә яхшы тәэсирләр калдырды. Булдырдыгыз!" Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән...

"Гадәттә, авыл районнары мәгариф идарәләре министрлыкның күчмә утырышы кебек зур, мөһим чараны үзләрендә уздырудан читләшергә тырышалар. Татарстанның иң ерак Әгерҗе районы мәгариф идарәсе, куркуларны читкә куеп, Татарстан педагогларының зур отрядын үзенә җыйды. "Әгерҗе җирендәге очрашу, мәгариф учреждениеләрендә күргәннәр шәхсән минем күңелдә яхшы тәэсирләр калдырды. Булдырдыгыз!" Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әгерҗелеләр белән әнә шулай дип саубуллашты. Әгерҗе мәгариф идарәсе, районыбыз педагоглары хезмәтенә олы бәя иде бу.
КҮЛӘГӘШНЕҢ МИНИСТРЛАР КҮРГӘНЕ ЮК ИДЕ
Узган атнада районыбызга Энгель Фәттахов белән бергә министрлыкның бүлек начальниклары, Татарстан район һәм шәһәрләренең мәгариф идарәләре җитәкчеләре - барлыгы 120дән артык мәгариф хезмәткәре җыелды.
Министр коллегия утырышы башланганчы ук узган гасырның музей экспонаты булырдай 100 елдан артык элек төзелгән Күләгәш мәктәбенә юл тотты.
Замана технологияләре нигезендә укыту турында сөйләгәндә тузган агач бинада көн саен егермеләп мич ягып җылытылучы мәктәп - бүген сирәк күренеш. Күләгәштә киләсе елдан да калмый йөз урынлы бакча-мәктәп төзеп файдалануга тапшырырга кирәк.
- Министрның мари авылына килеп, мәктәпнең киләчәге турында шундый кайгыртучанлык күрсәтүе Күләгәш халкы өчен зур шатлык булды. Өлкән буын мари әбиләре бу хәбәрдән хәтта елап җибәрде. Чөнки безнең авылга, гомумән, министрларның беркайчан да килгәне юк иде, - диде Күләгәш мәктәбе директоры Олег Третьяков.
Энгель Фәттахов Бима мәктәбендә дә булды. Киләсе елга бу белем йортын капиталь ремонт программасына кертеп, аны шушы төбәктәге мари балалары өчен база мәктәбе итәргә дигән бурыч куйды ул. Аннан соң министр Иж-Бубый мәктәбенә тукталды. Биредә тарихи музейдагы экспонатларны кызыксынып карады. Биредә кунакларга милли тәрбияне музей педагогикасы аша бирү үрнәкләре бик мавыктыргыч итеп эшләнгән иде. Исәнбай, Красный бор, Салагыш, Тәбәрле, Сарсак-Омга, Күләгәш мәктәпләре музейлары үз эшчәнлекләрендә милли тәрбия бирү тәҗрибәсен киң яктырттылар.
- Иж-Бубыйны республика күләмендәге музей-комплекс итүне күтәреп чыгыгыз. Көчемнән килгәнчә бу проблеманы хәл итүдә үзем дә булышырмын. Иж-Бубый укуларын да республикакүләм чара итәргә тәкъдим итәм, - диде министр.
МИЛЛИ ТӘРБИЯ ДӘРЕСТӘН СОҢ ДА ДӘВАМ ИТӘ
Энгель Фәттахов Әгерҗегә килеп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков һәм башка танылган шәхесләрне тәрбияләп чыгарган 2нче мәктәпне карамый кала алмады, әлбәттә. Ә биредә районыбыз укучылары министрга һәм башка кунакларга дәрестән тыш нәрсәләр белән шөгыльләнүләрен күрсәттеләр. Дәрестән соңгы эшләрдә дә милли тәрбия дәвам итә. Әнә бу залда мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче түгәрәкләрдә татар, рус, мари һәм удмурт халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау буенча ниләр белән генә шөгыльләнмиләр?! Бу залда спорт тормышы кайнап тора. Ишектән керүгә үк армспорт буенча ... чемпионы Тирсә кызы... Хәбибуллина ир-егет җитәкчеләрне кул көрәштереп карарга чакырып тора. Кайбер баһадир ирләр каты куллы кызның беләкләрен сынап карарга булдылар. Әмма Европа чемпионатларында катнашкан кыз бирешәме соң инде?! Ә бу почмакта тренер Рөстәм Майоровның шәкертләре кул сугышы буенча мастер-класс күрсәтәләр. Биредә исә көрәш буенча Исәнбай тренеры Рәшит... нең яшь көрәшчеләре сабантуйларга әзерләнәләр. Хореография залында Ләйсән Гайфуллинаның биюче кызлары яңа бию өйрәнәләр. Бу залда - "Мәктәп - дәрестән соң" проекты буенча эшләүче Тирсә мәктәбе "кулибиннары". Министр укытучы абыйлары ...... җитәкчелегендә малайлар ясаган авыл хуҗалыгы техникасын карап:
- Бу егетләрдән кеше чыгачак, - дип мактап үтте. Әлеге мәктәптә авиамоделизм белән шөгыльләнүче укучылар ясаган планер модельләрен, 1нче гимназия һәм 2нче мәктәп укучылары куллары белән җыелган роботларны да кунаклар зур кызыксыну белән карадылар. 100дән артык укучыны берләштергән кадетлар хоры, кадетлар вальсы да республика педагогларын да соклану уятты. Районыбыздагы төрле милләт халкының кием үрнәкләре дә тарихи үсештә күрсәтелде. Аларны үзебезнең педагоглар теккәнен дә белгәч, министр соклануын белдерде:
- Әгерҗелеләр булдыра икән, - диде ул.
Педагогларның зур отрядын шәһәребездәге "Бәләкәч" балалар бакчасы да татар, рус, мари, удмурт телләрендә сәламләп, аларның милли йолаларын күрсәтеп каршы алды.
3нче шәһәр мәктәбе дә бу көнне бай тәҗрибә уртаклашу базасына әверелде. Бирегә авыл мәктәпләрендә милли мәгариф системасын үстерүдә укыту, тәрбия эшчәнлегендәге иң матур үрнәкләр тупланган иде.
Милли мәктәпләр ябылмаячак
Энгель Фәттахов барлык күргәзмәләрне, укучыларның мәктәптән тыш вакытларын ничек уздырулары, уңышлары белән танышып чыкканнан соң:
- Болар берсе дә бер генә көн дә башкарыла торган эшләр түгел. Кыскасы, урыслар әйтмешли, "показуха" белән шөгыльләнмәвегез күренеп тора. Иң мөһиме - милли мәктәпләрне саклап киләсез һәм бу киләчәктә дә шулай булырга тиеш.Милли мәгарифтә бердәм система булдыра алгансыз. Удмуртия, Мари Иленең мәгариф хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшләвегез дә башкаларга үрнәк. Бүген шәһәр-районнардан җыелган хезмәттәшләрегезгә бай тәҗрибәгезне ачып бирә алдыгыз. Болар белән генә тынычланып калмассыз дип ышанам. Һәр милләт баласы бакчадан ук милли йолалары үрнәгендә тәрбияләнгәндә, телен, мәдәниятен белгәндә генә милләт яшәячәк, - диде министр Әгерҗе районына эшлекле сәфәренә йомгак ясап. Ул Татарстанда эшләнеләчәк Милли мәгариф концепциясенә 1 июньгә кадәр тәкьдимнәр кабул ителәчәген дә хәбәр итте.
-
Министр рәхмәт белдерә
Кичә район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сәйфуллина адресына министрлыкның күчмә утырышын нәтиҗәле оештырган өчен Энгель Фәттаховтан Рәхмәт хаты килде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев