Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Минзәләгә барасы килеп китте

"Ярминкәдә бәрәңге, сөт һәм сөт ризыклары алырбыз дип чыккан идек. Әмма нигәдер боларның берсе дә юк", дип зарланып алды бер танышым буш чанасын өстерәп кайтышлый. Дөрестән дә, узган шимбәдә Әгерҗедә оештырылган ярминкәдә ит, ашлык, балдан башка авыл хуҗалыгы продукциясе күренмәде. Югыйсә, халык көзге ярминкәдән соң быел беренче тапкыр оештырылган ярминкәдән...

"Ярминкәдә бәрәңге, сөт һәм сөт ризыклары алырбыз дип чыккан идек. Әмма нигәдер боларның берсе дә юк", дип зарланып алды бер танышым буш чанасын өстерәп кайтышлый.
Дөрестән дә, узган шимбәдә Әгерҗедә оештырылган ярминкәдә ит, ашлык, балдан башка авыл хуҗалыгы продукциясе күренмәде. Югыйсә, халык көзге ярминкәдән соң быел беренче тапкыр оештырылган ярминкәдән күбрәк өмет итеп чыккан иде. Рәхмәт "Нәүрүз" ширкәтенә. Әнә сыер итен халык чират торып алды, җитмәде дә күбесенә. Бәясе дә базарныкы белән чагыштырырлык түгел бит. Базарда ит бәясе 250-400 сум. Ә болар 220 сум белән саттылар. "Наҗар"дан алып килгән бодай һәм арпаны да бик тиз алып бетерделәр. Бәрәңге сорап йөрүчеләр байтак булды.
- Көн суыграк дип алып килмәгән идек. Киләсе ярминкәгә бәрәңге булыр, - дип ышандырды директор вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов. Ул сыер итен дә күбрәк алып килергә вәгъдә бирде.
Шул кичне ТНВ каналындагы "Хәбәрләр" тапшыруында Минзәләнең бер авылында узган ярминкәне күрсәттеләр. Ярминкәгә Минзәләгә барасы килеп китте. Кем әйтмешли, күгәрчен сөте генә юк. Әгерҗелеләрнең дә менә шундый бай ярминкәдән сумка тутырып кайтасылары киләдер, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев