Мәктәп ашханәләрендә эшләүче пешекчеләрнең хезмәт хаклары артачак
Үзгәрешләр көтелә
Башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итә башлаганнан соң ашханә хезмәткәрләренең эшләре арткан, ә хезмәт хаклары элеккечә калган булган.
Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.
«Хәзер без бу мәсьәләне парламент тыңлауларына куйдык һәм Татарстан Хөкүмәтенә җиткердек. Мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәбез», — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев