Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәктәп укучылары – “Әгерҗе хәбәрләре“ндә кунакта

Бүген 3нче шәһәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары мөгаллимәләре Илзидә Герасимова һәм Фәридә Муллахмәтова җитәкчелегендә "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә кунакта булып киттеләр. Газетаның баш мөхәррире Рәмзия Зарипова укучыларга редакция урнашкан бүлмәләрне күрсәтте, хезмәткәрләр белән таныштырды, газета чыгаруның нечкәлекләре хакында сөйләде. 3нче мәктәп укучылары газета оештырган Тукай әкиятләрен рәсемгә төшерү бәйгесендә дә актив...

Бүген 3нче шәһәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары мөгаллимәләре Илзидә Герасимова һәм Фәридә Муллахмәтова җитәкчелегендә "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә кунакта булып киттеләр. Газетаның баш мөхәррире Рәмзия Зарипова укучыларга редакция урнашкан бүлмәләрне күрсәтте, хезмәткәрләр белән таныштырды, газета чыгаруның нечкәлекләре хакында сөйләде.

3нче мәктәп укучылары газета оештырган Тукай әкиятләрен рәсемгә төшерү бәйгесендә дә актив катнаштылар. Мәктәп коллективына һәм аеруча активлык күрсәткән укучылар - Ксения Гуляева, Зөһрә Шакирова, Гөлназ Тасимовага редакциянең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев