Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәктәпкә барасы килә

Әгерҗедән Ехлаковлар гаиләсендә быел бишенче балалары - төпчекләре, үзе әйтмешли, Петр Андреевич, тәүге тапкыр мәктәпкә бара. Ул да дистәләгән яшьтәшләре кебек "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе бәйрәменә шатланып килгән. - Мәктәпкә барасы килә инде. Анда бакчадагы кебек йоклатмыйлар икән, озын каникуллары да була. Ләкин дәрестә кыймылдамый гына озак утырырга...

Әгерҗедән Ехлаковлар гаиләсендә быел бишенче балалары - төпчекләре, үзе әйтмешли, Петр Андреевич, тәүге тапкыр мәктәпкә бара. Ул да дистәләгән яшьтәшләре кебек "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе бәйрәменә шатланып килгән.

- Мәктәпкә барасы килә инде. Анда бакчадагы кебек йоклатмыйлар икән, озын каникуллары да була. Ләкин дәрестә кыймылдамый гына озак утырырга кирәк, диләр. Нишләрмен инде? - дип көлдереп тә алды Петруша.
- Олы кызыбыз - студент. Калган дүрт балабыз - мәктәп укучылары. Район җитәкчелеге быел Варвара белән Петяны мәктәпкә әзерләүдә зур ярдәм итте. Рәхмәтебез чиксез зур мондый хәйрия акциясе үткәрүче республика һәм район җитәкчеләренә, - ди әниләре Ольга.
Быел әлеге акциянең йомгаклау, бүләкләр тапшыру бәйрәме "Авангард" Яшьләр үзәгендә узды.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк нәниләрне тәбрикләргә җитәкечләр дә килгән иде. Район башлыгы Валереий Макаров:
- Залдагы шат йөзле балаларга карап, үзебезнең мәктәпкә барган чаклар күз алдына килде. Мин дә ишле гаиләдә үстем. Ул чакларда гаиләләргә болай ярдәм итүләр юк иде. "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән башланган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе озын гомерле булды. Ишле балалы, аз хезмәт хакына эшләүче гаиләләрдәге укучыларга ярдәм итүдә районыбыздагы бер генә җитәкче дә, эшмәкәрләр дә читтә калмады, - дип мәрхәмәтле җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.
Бәйрәмгә нәниләрне махсус котларга килгән Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Агил Галиуллин да ун нәни укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте.
"Агро-Кама-Нәүрүз" ширкәте җитәкчелеге дә елның-елында авылдагы беренче сыйныфка баручы барлык укучыларны да, шәһәрдәге хезмәткәрләренең балаларын да эче тулы букчалар белән сөендерә.
Әнә шулай, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәм балалар әзерләгән кызыклы тамаша карап, җитәкчеләрдән бүләкләр, шоколадлар алып бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар нәни укучылар.
Әнә, үзе дә тәпи йөри башлаганнан бирле әнисе кебек биюче, өч ел инде шахматта шөгыльләнүче, рәсем ясарга яратучы, беренче тапкыр 2нче мәктәп бусагасын атлап керәчәк Юра Стариковның йөзе кояш кебек балкый.
- Кайчан килеп җитә инде ул 1 сентябрь? Тизрәк мәктәпкә барасы килә. Мин гел бишлегә генә укыячакмын, -диде ул бәйрәмдә алган җылы тәэсирләреннән сикергәләп.
Егет сүзе бер була диләр. Без дә бәйрәмдә яңгыраган теләкләргә кушылып:
- Илгә-көнгә лаеклы булып үссәгез иде, балалар! - дибез.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев