Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясенә Әгерҗе районының 200 җитәкчесе кушылды

    Кайсы гына бала Белем көнен көтеп алмый икән?! Бигрәк тә 1 сыйныфка баручылар мәктәпкә барырга алдан ныклап әзерләнәләр. Күпләр инде мәктәп формаларын киеп көзге янында бөтерелеп караганнардыр, букчалардагы дәфтәр-карандашлар да берничә тапкыр бушатылып тутырылгандыр. РӘХМӘТ СЕЗГӘ 19 августта район Мәдәният сараена җыелган балаларның да йөзләре кояштай балкый, мәктәп формалары да,...

    Кайсы гына бала Белем көнен көтеп алмый икән?! Бигрәк тә 1 сыйныфка баручылар мәктәпкә барырга алдан ныклап әзерләнәләр. Күпләр инде мәктәп формаларын киеп көзге янында бөтерелеп караганнардыр, букчалардагы дәфтәр-карандашлар да берничә тапкыр бушатылып тутырылгандыр.
    РӘХМӘТ СЕЗГӘ


    19 августта район Мәдәният сараена җыелган балаларның да йөзләре кояштай балкый, мәктәп формалары да, җилкәләренә аскан букчалар да, кызларның чәчләренә таккан ак бантлары да күз явын алырлык иде. "МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА БУЛЫШ" акциясе кысаларында үткән балачак бәйрәме мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәм анда шөгыльләнүче нәни сәхнә осталары тарафыннан күңелләргә үтеп керерлек матур итеп оештырылды.
    2007 елда республикада старт бирелгән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе быел тугызынчы тапкыр уздырылды. Безнең район да аңа елның-елында бик теләп кушыла. Быел да район башлыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр 1 сыйныфка баручы нәниләр, күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә 500 мең сумлык ярдәм күрсәттеләр.
    - Минем бик тә мәктәпкә барасым килә. Укый да беләм инде. Мәктәпкә барырга бөтен әйберем - форма, спорт киеме, букча, дәфтәр-китаплар да әзер. 1 сентябрь җиткәнен түземсезлек белән көтәм, - ди 1нче гимназиягә укырга барырга җыенучы нәни Елизавета Коробейникова.
    - Быел иң зур кызыбыз Лизаны мәктәпкә бирәбез. Әле аның өч эне-сеңлесе бар. Әлбәттә, мәктәпкә җыену күп чыгымнар сорый. Әле ярый, бу акцияне уйлап тапканнар. Безгә ярдәм күрсәткән мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәтебез зур, - диде Лизаның әнисе Кристина.
    Ярдәм кулы сузучыларга сәхнә түреннән дә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Район башлыгы Валерий Макаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин балаларның тырышып укуларын теләделәр, аларны актив, мөстәкыйль булырга өндәделәр.
    Ә сәхнәдән малай-кызларга биремнәр яуды. Булачак укучылар сынаталармы соң инде... Алар мәктәптә үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә яхшы беләләр, хәрефләрне әйткәндә дә ялгышмыйлар, өзекләрне укыганда әкиятләрнең исемнәрен дә чатнатып әйтеп бирәләр. "
    Смешарики" мультфильмындагы геройларга ярдәм итәргә дә әзер алар.
    "АГРО-КАМА" БҮЛӘК ӨЛӘШӘ
    "Агро-Кама" һәм "Нәүрүз" ширкәтләре елның-елында әлеге предприятиеләрдә хезмәт куючыларның 1 сыйныфка баручы балаларына ярдәм итәләр. Быел да сәхнә түрендә ширкәтнең баш энергетигы Рөстәм Шакиров дистәгә якын балага букчалар һәм канцелярия әйберләре тапшырды.
    - Кызым Полинаның бүләк алгач ничек сөенгәнен белсәгез... Өйгә кайткач сумкасын әллә ничә кат бушатып карады. Ә анда ниләр генә юк... Балаларыбызны сөендергәне өчен бөтен әти-әниләр исеменнән директорыбыз Ленар Нургаяновка рәхмәт, - дип редакциягә шалтыратты Алевтина Мөхәммәтҗанова.
    "Агро-Кама" бүләкләрен алалмаганнар борчылмасыннар: аларны 1 сентябрь - Белем көнендә тантаналы линейкаларда тапшырачаклар.
    Бәйрәм ахырында һәр балага татлы күчтәнәч, шарлар һәм китаплар тапшырдылар.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: