Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәктәпләрдә – яңа дәрес

    Киләсе уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә балалар өчен медиакуркынычсызлык дәресләре кертү планлаштырыла. Бу хакта ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр итте. "Шундый ук дәресләрне балаларның ата-аналары өчен дә үткәрү ниятләнә. Бу максатлар өчен ата-аналар җыелышлары мәйданчыгы бар. Ел дәвамында аларның кайберләре бу темага багышланачак", - диде спикер. Балалар...

    Киләсе уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә балалар өчен медиакуркынычсызлык дәресләре кертү планлаштырыла. Бу хакта ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр итте. "Шундый ук дәресләрне балаларның ата-аналары өчен дә үткәрү ниятләнә.

    Бу максатлар өчен ата-аналар җыелышлары мәйданчыгы бар. Ел дәвамында аларның кайберләре бу темага багышланачак", - диде спикер. Балалар омбудсмены сүзләренчә, ата-аналарның күп өлеше интернет өлкәсендә балаларыннан нык артта кала. "Бу өлкәдә дә балалар белән бер телдә сөйләшергә кирәк. Бу өлкәдә ата-аналарның белемнәрен арттыру зарур, - дип саный Удачина. - Шулай ук безнең педагогларның медиакуркынычсызлык өлкәсендә квалификациләрен күтәрергә кирәк". Удачина ассызыклаганча, бу эш юнәлешләрен форум резолюциясе проектына кертү планлаштырыла.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: