Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәктәпләргә – герой исемнәре

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү максатында "Россия өчен" халык фронты җәмәгать хәрәкәте Россия күләмендә "Мәктәпкә - герой исеме" проекты игълан итте. Безнең районнан әлеге проектта 10 мәктәп катнашырга теләк белдерде. Исәнбай мәктәбенә - Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов, Тирсә мәктәбенә Чечня бәрелешендә һәлак...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү максатында "Россия өчен" халык фронты җәмәгать хәрәкәте Россия күләмендә "Мәктәпкә - герой исеме" проекты игълан итте.
Безнең районнан әлеге проектта 10 мәктәп катнашырга теләк белдерде. Исәнбай мәктәбенә - Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов, Тирсә мәктәбенә Чечня бәрелешендә һәлак булган Раушан Фатыйхов исемен бирү буенча тантаналы чаралар узды.
ОНЫТЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК
Бу көнне Тирсәдә узган тантаналы чарада ирләр дә елады хәтта. 20 яшендә Чечня бәрелешләрендә чәчәк кебек гомере өзелгән сөлектәй егет Раушан ФАТЫЙХОВ турында таш бәгырьләрне дә эретерлек сүзләр әйтелде.
- Раушан кечкенәдән хәрби булырга теләде. Спорт белән шөгыльләнде, кул көрәше буенча районда гел призлы урыннар ала иде. Җиңел атлетикада да сынатмады. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Аның гитарада уйнап җырлаганнары, миңа багышланган шигырьләрен укулары - әле дә күз алдымда. Төскә-биткә бик матур, озын буйлы улыма әллә күзләр тидеме икән соң дип тә уйлыйм кайчак, - ди Раушания ханым.
Кечкенәдән үз алдына "мин хәрби булам" дип максат куйган Раушан ике балл җитмәү аркасында Казандагы хәрби артиллерия университетына керә алмый. Аңа хәрби хезмәткә барырга киңәш итәләр, аннан соң укырга да алырга вәгъдә бирәләр.
- Армиягә барсам йә спецназга эләксәм, йә десант булсам иде, - дип тели Раушан.
Ставрополь краенда учебкада булганда җырлау сәләтен күреп аны музыкаль ротага алалар, автобатта шофер булып та хезмәт итә.
- Биредә калу мөмкинлеге дә бар иде аңа. Әмма бер хатында мин Чечняга китәм дип язды. Минем күңел шунда ук сизенгәндер инде, ачуланып хат яздым. Әмма ашкынган күңелне тыеп буламы соң... Учебкадан соң Маздокка спецназга эләкте. Сөенеп "Мин - спецназда" дип зур хәрефләр белән хат язды. Анда ниләр булгандыр, белмим. Әмма Раушанның хатлары гел күтәренке рухта иде. Шигырьләр, рәсемнәр белән матурлап яза иде ул хатларын, - ди Раушания ханым.
Хезмәт бурычы төгәлләнергә ике ай калгач кече сержант Раушан Фатыйхов бәрелешләр вакытанда батырларча һәлак була. 2004 елда үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аны әнисенә тапшыралар.
- Улымны югалтканга 11 ел була. Әмма ул бер генә минутка да истән чыкмый. Кызымның балаларына карыйм да, Раушанның балачагын искә төшерәм. Аның әйберләрен кулыма алсам да хатирәләргә биреләм, - ди Раушания.
- Батыр авылдашыбызны онытырга хакыбыз юк. Без аңа тиң булырга тиеш. Шуңа да мәктәбебезгә кайсы герой исемен бирәбез дигәч тә бертавыштан Раушанны сайладык, - диделәр мәктәп укучылары.
ГЕРОЙ ЯКТАШЫБЫЗ - ГОРУРЛЫГЫБЫЗ
- Исәнбай мәктәбенә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое булган Асаф Абдрахманов исемен бирергә булдык. Ул бит - безнең районныкы, - ди тарих укытучысы Гүзәл Зәйнуллина.
Асаф Абдрахманов Иж-Бубый мәктәбендә укыганда ук сәләтле булуы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән аерылып торган. Гел бишле билгеләренә укуы белән дә үрнәк ул. Сугыш башланганда 20 яшендә генә булса да, ул Севастопольгә югары хәрби диңгез училищесына укырга җибәрүләрен сорап иң беренче гариза яза. Шуннан соң Азоф флотилиясендә фашистларга каршы диңгез сугышларында катнашырга җибәрелә. Ә иң зур батырлыгы Керчь ярымутравында десант төшерү операцияләрендә була. Ул корабльгә оста командалык итә, дошман уты астында кыюлык һәм батырлык күрсәтә. Бу исә сугышчан заданиеләрне намус белән үтәргә, диңгез өстендә үлем куркынычын җиңәргә булышлык итә. Әлеге батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шунысы да игътибарга лаек: Исәнбай мәктәбендә һәр отряд батырлар исемен йөртә.
- Пионер-герой, партизан-разведчик Валя Котик, очучы-истребитель Михаил Девятаев, партизан Зоя Космодемьянская, Брест крепостен саклауда катнашкан Петр Гаврилов, очучы Мәгубә Сыртланова - барлык отрядлар да Советлар Союзы Геройлары исемен горур йөртәләр. Укучыларыбыз сыйныф сәгатьләрендә әлеге һәм үзебезнең авылдан чыккан батырлар турында сөйлиләр, эзләнү эшләре алып баралар, - ди Гүзәл ханым.
Илебез Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә хәтер китапларын актарып, якташларыбызның илебез азатлыгы өчен кылган батырлыкларын тагын бер кат күз алдыннан уздыру бик тә мөһим. Бу - тарих. Ә аны киләчәк буынга тапшыру - безнең бурыч.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев