Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мөхлиса Буби эзеннән

    "Без бу тарихи авылга Мөхлисә абыстайны хөрмәт итеп килдек. Данлыклы мәдрәсә урнашкан авылны күрү, беренче һәм соңгы казыя булган Мөхлиса Буби узган эзләр буйлап үтү турында күптәннән хыяллана идек", - диде Яшел Үзән районы мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гафилә Хикмәтуллина. Ул, узган атнада кырыклап кардәше белән бергәләп, Иж-Бубый авылына сәфәр кылды....

    "Без бу тарихи авылга Мөхлисә абыстайны хөрмәт итеп килдек. Данлыклы мәдрәсә урнашкан авылны күрү, беренче һәм соңгы казыя булган Мөхлиса Буби узган эзләр буйлап үтү турында күптәннән хыяллана идек", - диде Яшел Үзән районы мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гафилә Хикмәтуллина. Ул, узган атнада кырыклап кардәше белән бергәләп, Иж-Бубый авылына сәфәр кылды.
    Аларның Иж-Бубыйга шундый зур делегация белән килүләренең тагын бер сәбәбе бар: Гафилә Хикмәтуллина - Яшел Үзәндә олы хөрмәт казанган мөгаллимә Сара Габбасиянең укучысы. Ә Сара Габбасия Мөхлиса Бубиның шәкерте була. Әлеге мөгаллимәдә укыган башка мөслимәләр дә бар иде делегация составында. Алар остазлары хакында: "Ул искиткеч сабыр, шәфкатьле, тыйнак, акыллы, тирән белемле, зирәк, кешелекле иде", дип сөйләгәндә, күңелдән "бу сыйфатлар аңа Мөхлиса Бубидан күчкән булгандыр, мөгаен" дигән уй китмәде. Сүз уңаеннан: мәдрәсә музеенда моңа кадәр дә Сара Габбасия турында альбом сакланган. Хәзер аның янына мөгаллимәнең хезмәт кенәгәсе, үлү турында таныклыгы, фарфор касәсе, фотолары, китаплары һәм башка шәхси әйберләре өстәлде. Боларны музейга Гафилә ханым алып килгән. "Үзем исән вакытта укытучымның бу әйберләрен музейга бирәсем килде. Чөнки аларның урыны - нәкъ менә биредә", - диде ул аларны "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Раиф Гәрәевка тапшырганда. Гафилә ханым музейны төзекләндерү эшенә акчалата бүләк тә алып килгән иде һәм: "Музей төзекләндерелгәч, без бирегә тагын киләчәкбез әле", - дип белдерде. Нәсел тамырлары шушы авылдан булган Ләлә Галиева: "Минем әнием Иж-Бубыйда туган. Аның бөтен туганнары шушы мәдрәсәдә белем алган. Минем бу төбәккә хөрмәтем дә, рәхмәтем дә бик зур. Шуңа бүген бирегә бик тә дулкынланып килдем", - дип күз яшьләре аша сөйләде. Кунаклар белән очрашу барышында "туган туфрак", "нәсел шәҗәрәсе", "кендек каны тамган урын" кебек төшенчәләргә аеруча зур саклык белән караучы мондый милләттәшләребезгә карата күңелдә соклану хисләре туды. Сүз уңаеннан: Ләлә ханымның нәселләрендә укытучылар бик күп була, аларның педагогик стажын бергә кушсаң, 700 елдан да артып китә. Ә Ләлә ханым үзе Казан федераль университетында мөгаллимлек итә, әлеге очрашуга исә махсус кайткан.
    Мөхтәрәм кунаклар Иж-Бубый авылына сәфәрләрен авыл мәчетеннән башладылар. Биредә көндезге намаз укылды, авыл халкының, мәхәлләнең иминлеген теләп, догалар кылынды. Авыл Мәдәният йортындагы гамьле әңгәмә исә Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллинның Коръәннән аятьләр укуы белән башланып китте. Әлеге сәфәрне оештыручыларның берсе - Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Венера ханым Андиржанова Яшел Үзәндә мөслимәләр оешмасы 2005 елда оешуы, аның Татарстанда иң көчле оешмаларның берсе булуы турында сөйләде. Ул мәдрәсә музеена Яшел Үзән районы оешуга 80 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән тирән эчтәлекле китап та бүләк итте. Аннан кунаклар бертуган Бубилар яшәгән йортта урнашкан музей белән таныштылар. 1895 елда төзелгән мәчеттә булганнан соң мәктәп музеена юл тоттылар. Биредә алар мәктәп укучылары Фәнзил Хәмидуллин, Алсу Бәхтиева, Динара Әлмөкәеваның мәдрәсә мөгаллимнәре, аларның дәвамчылары, шәкертләре турындагы чыгышларын аеруча зур кызыксыну белән тыңладылар. Сүз уңаеннан: 1995 елда мәктәпкә Каюм Насыйри исемендәге премия бирелгән иде. Каюм Насыйри - тумышы белән Яшел Үзәннән. Кунаклар укучыларны Яшел Үзәнгә Каюм Насыйриның музеена сәяхәткә чакырдылар.
    Мөслимәләрнең соңгы тукталышы авыл зираты булды. Биредә алар Бубиларның әтиләре Габделгалләм, әниләре Бәдрелбанат, Габдулла Буби, башка Иж-Бубый имамнары каберләрен зиярәт кылып, Коръәннән аятьләр, догалар укыдылар.
    Кунаклар күргәннәрдән бик канәгать булып, очрашуны оештыручыларга кат-кат рәхмәтләр әйтеп ерак юлга - Яшел Үзәнгә кузгалдылар. Аларның бирегә соңгы сәфәрләре булмас әле. "Үткәннән башка киләчәк юк" дигән хакыйкатькә тугрылык саклап яшәүче мондый кунакларны киләчәктә төзекләндерелгән тарихи объектлар белән каршы аласы иде инде. Иж-Бубыйдагы кебек тарихи ядкарьләр безнең районда гына түгел, Татарстанда да сирәк бит.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: