Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Могҗизалы бакча

Кадыбашта ЗАКИРОВларның йорты яныннан узучылар кояш кебек итеп ясалган коймаларга туктап карап торырга яраталар. Сап-сары төскә матур итеп буялган кояш нурлары тирә-якка яктылык чәчеп торалар. Ә аларның ишегалдына үтсәң анда төрле кошлар, җәнлекләр каршы ала. Әнә, йорт хуҗасы Хәлил бурап бик матур итеп кое ясап куйган. Элеккечә кое суын кулланалар...

Кадыбашта ЗАКИРОВларның йорты яныннан узучылар кояш кебек итеп ясалган коймаларга туктап карап торырга яраталар. Сап-сары төскә матур итеп буялган кояш нурлары тирә-якка яктылык чәчеп торалар.
Ә аларның ишегалдына үтсәң анда төрле кошлар, җәнлекләр каршы ала. Әнә, йорт хуҗасы Хәлил бурап бик матур итеп кое ясап куйган. Элеккечә кое суын кулланалар алар. Кызлары Диләрә белән Ләйсән дә фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Коега зур тәвә кошы элеп куйганнар. Төрле төсләргә буялган кечкенә ат арбасы да тирә-юньгә ямь биреп тора. Кечкенә генә күлдә каз-үрдәкләр йөзеп йөри, фонтаннан су бәреп тора. Ә яр буенда бакалар "бакылдый". Бакчага ерак урманнан аю да кунакка килгән. Попугай да хуҗаларның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора. Гөмбәләр дә үсеп чыккан, агачларга "кортлар" да үрмәләгән. Болар барысы да хуҗаларның тырышлыгы белән күз явын алырлык матур итеп эшләнгән.
Закировлар моннан 8 ел элек яңа йортка күченәләр. Гөлия дә матурлыкка гашыйк каенанасы Мәрзия апага ошаган. Чәчәкләр үстерергә ярата ул. Нинди генә чәчәкләр юк бакчаларында... Быел яңа мунча салганнар, аның янында җәен гаилә белән җыелып чәй эчү өчен бик матур "кухня" ясаганнар. Ә мунчага барганда бик матур күпер аша үтәсең. "Бу кадәр фантазиягә бәлки баш та җитмәс иде. Интернет ярдәмгә килде. Анда керсәң, нинди генә әйберләр күрмисең. Барысын да ясап карыйсы килә", - ди Хәлил. Әнә, кечкенә Ислам да әле бер яшьлек кенә булса да апалары артыннан йөгерә. Әле бер чәчәкне, әле икенчесен өзеп карый.
"Җәй көне болай да эш күп. Ә кышкы озын кичләрдә күңелдә туган матур әйберләрне ясарга була. Кызларым - төп терәк. Алар белән җыйнаулашып бергә бик күңелле итеп эшлибез", - ди Гөлия.
Авылда мондый үрнәк хуҗалыкларны хөрмәтли дә беләләр. Елның-елында Закировлар "Үрнәк хуҗалык" номинациясендә җиңеп чыгалар. "Кеше өчен түгел, үзебез өчен тырышабыз. Хуҗалыгың матур булса, көлеп торса, күңелгә дә рәхәт бит", - ди Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев