Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Могҗизалар дөньясына сәяхәт дәвам итә

Узган елның 1 октябреннән Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты старт алган иде. Уку елы тәмамланганда әлеге проектта актив катнашкан нәни укучыларны район Мәдәният сараена бәйрәмгә җыйдылар. - Әлеге проект кысаларында беренче сыйныф укучылары кайларда гына булмадылар да, нинди генә мәдәни чараларда катнашмадылар?! Казан,...

Узган елның 1 октябреннән Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты старт алган иде. Уку елы тәмамланганда әлеге проектта актив катнашкан нәни укучыларны район Мәдәният сараена бәйрәмгә җыйдылар.
- Әлеге проект кысаларында беренче сыйныф укучылары кайларда гына булмадылар да, нинди генә мәдәни чараларда катнашмадылар?! Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләренең тарихи урыннарында, музейларда, кинотеатрларда, театрларда, китапханәләрдә, концерт залларында бик күп тамаша карадылар, экскурсияләрдә булдылар. Кыскасы, Татарстаныбыз буенча мавыктыргыч сәяхәт кылдыгыз. Бу мәдәни көндәлек проекты мәктәп бусагасын атлап кергән нәни укучыларыбызны рухи яктан баетуда гаҗәеп зур роль уйнады. Иманым камил, мондый тәрбияви проект булмаса, ата-аналар, укытучылар балалар өчен бу кадәр күп, кызыклы, файдалы сәяхәтләр, экскурсияләр оештырмаган булырлар иде. Мәдәни көндәлек проекты аларны йокыдан уятты, мәдәният дөньясына алып кереп китте. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов мондый мәдәни көндәлекне башлангыч сыйныфларның барысына да кертергә кирәк дигән тәкъдим кертте, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Ә Мәдәният сараенда оештырылган балалар бәйрәменә килгәндә, күңелле мизгелләргә бай булды ул. Әлеге проектта җиңгән балаларның ничек шатланганын күрсәгез иде сез! Беренче җиңүләре бит! Менә алар "Иң яхшы мәдәни көндәлек"кә ия булучылар: Элина Рәхмәтуллина (4нче мәктәп), Никита Савинов (1нче гимназия), Данис Галләмов (Кичкетаң).
- Әнием Гөлназ белән каникул вакытында һәм ял көннәрендә кайларга гына сәяхәт итмәдек без?! Чаллыда "Дельфинарий"га да бардык, кинотеатрларга да йөрдек, музейларда да булдык, хәтта курчак театрын да тамаша кылдык. Ижау зоопаркында да булганым юк иде әле минем. Әнием анда да алып барды. Мәктәп һәм авыл китапханәсеннән балалар өчен язылган әллә никадәр китап алып укыдым. Бу проектта катнашып беренче урын алуыма бик сөенәм, - диде Данис бүләкләү тантанасында.
"Иң шәп мәдәни әни" номинациясе җиңүчесе - 3нче мәктәп укучысы Рубинаның әнисе Оксана Галләмова.
"Иң яхшы мәдәни сыйныф" номинациясендә 4нче мәктәпнең Наталья Плешачкова җитәкләгән 1а сыйныфы җиңде.
"Иң яхшы мәдәни укытучы" номинациясендә 2нче мәктәптән Лариса Рәсуловага тиңнәр булмады.
- Бу проект нәни укучыларга канатлар үстерде дисәм дә ялгыш булмас. Ул әти-әниләрне дә активлаштырды. Балалар белән бергә шәһәрдәге район тарихы, тимерьюлчылар, Таҗи Гыйззәт музейларына бардык. Гаиләләре белән Алабуга, Ижау, хәтта Башкортостанның истәлекле урыннарына сәяхәт итүчеләр дә булды. Балалар китапханәсендәге чаралар яңалык, бик күп мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Укучыларны китап укуга кызыксындыра алдык дип тә сөенеп әйтә алам. Ялларда "Авангард" Яшьләр үзәгенә мультфильмнар карарга да бик күп йөрдек. Укучылар һәр сәяхәттән канатланып кайттылар, фотосурәтләргә төшеп аларны көндәлеккә беркетеп бардылар. Данил Галимуллин, Алия Фәтхуллина, Аделия Зәетова Казанга бүләкләү тантанасына да чакырылдылар. Әле алга таба да бу проектта катнашырбыз дип өметләнәм, - ди Лариса Хәйдәр кызы.
Җиңүчеләрнең барысы да Дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәмдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова котлады.
- Беренче сыйныфта ук сез, бу проектка кушылып, шактый күп рухи байлык тупладыгыз, күңелегезне баеттыгыз. Сезнең белән бергә әти-әниләрегез дә күп мәгълүмат туплаганнардыр, мөгаен. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"ндә катнашкан һәр укучыга, аларга юл күрсәткән укытучыларга, ата-аналарга, мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм, - диде ул.
- Бәйрәмдә проектта актив катнашкан тагын 12 укучы сәхнәгә күтәрелде. Алар да җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алдылар.
... Бу укучыларның беренче уку елы төгәлләнсә дә, мәдәни көндәлекләре дәвам итә. Җәйге ялларда аларны тагын да кызыклы очрашулар, сәяхәтләр, балалар китапханәсендә кызыклы китап геройлары көтә.
БЕЛЕШМӘ:
"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектында аеруча актив катнашкан районыбызның 17 нәни укучысы бу атнада Казанда әлеге бәйрәм тантанасында катнашты. Җиңүчеләрне "Әкият" курчак театрында Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова котлады. Җиңүче балаларга һәм әти-әниләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Алар биредә "Су анасы" әкиятен карадылар. Ә проектта катнашкан актив балалар Яшь тамашачы театрында "Әйт әле, күбәләк" тамашасын карадылар.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев