Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Могҗизалар – күз алдында яки Ашханә ничек үзгәргән

Дөресен генә әйткәндә, биредә ниндидер булмастай эш башкарылмаган

Әгерҗедәге 4нче мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре элек бәрәңге әрчүгә генә өч сәгать вакыт сарыф иткән булсалар, хәзер бу эшне бер сәгатьтә башкаралар. Мондый могҗизаи хәлләр әле күптән түгел генә башланган. Алар турында тәфсилләп сөйлибез. 

Ремонтка кадәр

Дөресен генә әйткәндә, биредә ниндидер булмастай эш башкарылмаган. Әгерҗедәге 2нче, 3нче мәктәпләр кебек үк бу белем бирү йорты да мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә тәгаенләнгән республика программасына кертелгән. 

–    Бу хакта яңа елдан соң ук сүз йөргән иде. Ә май аенда ремонт узачагы төгәл билгеле булды, – дип сөйли мәктәп директоры Надежда Тимирашева. – Бик сөендек, әлбәттә. Чөнки бездәге пищеблок иң начар хәлдәгесе булгандыр, мөгаен. Беренчедән, мәктәбебез бик иске. Икенчедән, ашханә ярымподвал бинада урнашкан. Шуңа күрә андагы дымлылык җимерү эшен башкармый калмый. Дөрес, 2013 елда мәктәптә капиталь ремонт уздырылып, ашханә бераз гына яңартылган иде. Су белән тәэмин итү, өлешчә канализация системалары алыштырылды, вентиляция җиһазландырылды, әмма ул да озакка җитмәде. Ә менә эш өчен тәгаенләнгән өстәлләр әле мәктәп төзелгән 1961 еллардан бирле саклангандыр, мөгаен. 
 

РЕМОНТТАН СОҢ

Хәзер биредә барысы да үзгәргән. Пищеблок буенча идәннәр, канализация системасы алыштырылган, яңа вентиляция җиһазландырылган. Беркайчан да ремонт күрмәгән склад биналары төзекләндерелгән хәтта. Яңа  суыткычлар куелган. 

Туклану залында да үзгәрешләр бар. Биредә дә яңа җиһазлар күзгә ташлана. Укучылар саны тиешледән күпкә артык булганлыктан (500 урынына – 672), кул юу өчен өстәмә краннар һәм раковиналар куелган. 

Ризык тарату урынындагы борынгы өстәлләр һәм чикләүләр урынында заманча мармит хәзер. Бу җиһазның әзер ризыкны җылы килеш саклау үзлеге бар икән. 
Савыт-саба юу бүлмәсендә раковиналар яңаларга алыштырылган, өстәмәләре дә куелган. Яңа стеллажлар барлыкка килгән. Савыт-саба юу машинасы урнаштырылу повар ярдәмчеләренең эшен күпкә җиңеләйткән. 

Кайнар цехта яңа кыздыргыч шкаф һәм өстәмә ике плитә урнаштырылган. Бу да – бик  зур ярдәм, чөнки иске плитәләрнең берсе 1969 елгы ук булган. 
Эшкәртү цехында да үзгәрешләр бар. Иң мөһиме, яңа тимер өстәлләр белән беррәттән, ике техника-могҗиза барлыкка килгән. Алар –  бәрәңге чистарту һәм яшелчәләр турау җайланмалары. 

–    Моңа кадәр яшелчәләрне кулдан турый, бәрәңге һәм кишерне шулай ук үзебез чистарта идек, – дип сөйли директорның административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Лиана Мозаффарова. – Күз алдына китерегез әле: көн саен өч капчык бәрәңге чистартуга гына өч сәгать вакыт китә иде. Бу эшкә пешекчеләр дә, аларның ярдәмчеләре дә җәлеп ителде. Хәзер машиналар чистарткан арада алар башка эш белән шөгыльләнә алалар. 
 

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев